Чишмэ
+15 °С
Дождь
Тат
Рус
Безнең бәйге
27 Сентября 2020, 11:40
Ир-атлар да чәчәк үстерә
Чәчәкләрне күбесенчә хатын-кызлар үстерә, әмма ир-атларга да матурлыкны күрә белү хас.Сафар авылында яшәүче Рәшит Бикбулатов үзенең йорт алдында ак һәм ал төстәге флокслар, дәлияләр, акчәчәкләр һәм лилияләр, дельфиниумнар, канәферләр һәм оксалислар үстерә.
Аның бакчасында берьеллык циннияләр, кашкарыйлар да бар. Күршеләре Якуповлар да аңа киңәшләре белән ярдәм итә, чәчәк үсентеләре бирә. Рәшит Фәрит улы гомер буена хокук саклау органнарында эшләгән, хәзер ул лаеклы ялда, әмма эшсез тормый – Сафар дуңгызчылык комплексында каравылчы булып эшли. Күп еллар элек әти-әнисе йортына күчеп кайткан һәм әнисе утырткан чәчәкләрне үстерүен дәвам итә. Аңа чәчәкләр утырту һәм үз эшенең нәтиҗәсен күрү ошый, ул җәй буе бакчада хуш ис таратып үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләргә карап хозурланырга ярата.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"