Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
13 сентябрь 2020, 18:19
Ирем белән бергәләп чәчәкләр үстерәбез
Сафар авылыннан чәчәкләр үстерүче Сания Якупова, аның күршеләренә, туганнарына да бик теләп чәчәкләр өләшүе турында безгә аның якын танышы сөйләде.
Саниянең бакчасы күпләрне сокландыра, чәчәкләрне ул тирә-юньгә матурлык, ямь бирү максатында үстерә. Аларның ниндие генә юк монда! Лилия һәм георгиннарның унга якын төре бар, шулай ук флокс, портулак, сальвия, ак төстәге декоратив мең чәчәк, канәферләр... Мондый күркәм бакча – аның гына түгел, ә тормыш иптәше Нәзирнең дә даими тырышлыгы нәтиҗәсе. Башка хатын-кызларның ирләре «тагын шул чәчәкләрең белән мәш киләсең», дип зарланса, Якуповлар исә икәүләп бакчага чыга. Аларның бакчасында төрле юанлыктагы каен агачыннан кое формасында, шулай ук вагонлы паровоз, атлы арба рәвешендә ясалган чәчәк түтәлләре дә бар. Җиләк-җимеш тартмалары, иске автомобиль шиналары, ваза һәм кашполардан төрле композицияләр уйлап табарга була икән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"