Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
7 сентябрь 2020, 13:50

Күзнең явын алырлык чәчәк түтәлләре

Леонидовкада яшәүче Татьяна Шаврованың чәчәкләре гади түтәлләрдә генә түгел, ә ландшафт дизайнлы клумбаларда үсә, композицияләре уйлап эшләнелгән.

Бу хуҗабикәнең эшкә фантазия белән каравын күрсәтә.
– Леонидовка авылына 20 ел элек күчеп килдек, шул вакыттан бирле чәчәкләр үстерәм. Балачакта беренче сентябрьгә чәчәкләрне үз бакчабыздан җыйганны хәтерлим, иң матур чәчәк бәйләмнәре безнеке була иде, әни дә чәчәкләр ярата иде, – диде Татьяна Евгеньевна.
Бакчага куелган аю баласы һәм гном сыннары да интерьерга туры килеп тора. Хуҗабикә сукмакка ташлар түшәгән, декоратив читән куйган, чәчәкләрнең күбесе, мәсәлән, вербеналар, петунияләр йорт алдында чүлмәктә үсә. Түтәлләрдә хост, рудбекия, лилейник, ирис, гортензия, энотера, гейхера кебек чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп үсеп утыра.
– Атна саен диярлек Уфага барып, күңелемә хуш килгән чәчәкләрне сатып алам, шул рәвешле бакчамда төрле-төрле үсемлекләр артканнан-арта бара, – диде Татьяна Шаврова. Башкортстанда коммуналка өчен компенсация яңача түләнә.
Читайте нас