Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
30 август 2020, 17:56

Хыялым – виноград куагы белән уратып алынган беседка

Чишмә поселогында яшәүче Зөлфия Гарипованың бакчасында чәчәкләр бик күп.

– Чәчәкләр сөю әниемнән килә, аңа хәзер 89 яшь, шулай булса да өендә әлегә кадәр гөлләр күп. Мин балалар бакчасында эшлим, анда да чәчәкләр үстерәбез. Әйләнә-тирә дөнья буенча дәресләрдә балалар белән экология турында сөйләшәбез, чәчәкләр темасына да кагылабыз, – ди ул.
Бакчасында үскән сары, кызгылт һәм миләүшә төстендәге лилияләр – Зөлфия Мазһар кызының горурлыгы. Монда күзнең явын алып төрле чәчәкләр: шәмәхә ромашкалар, ерактарак ал төстәге кашкарыйлар, кызыл, ак һәм сирень төсендәге петунияләр, җил уңаена гладиолуслар тирбәлә.
– Чәчәкләрсез булмый, иртә яздан ук сөендерәләр, берсе атып бетерә, икенчесе башлый, шулай көзгә кадәр дәвам итә. Мин күбесенчә күпьеллык чәчәкләр утыртам. Хыялым – виноград куагы белән уратып алынган беседка, һәм мин ул хыялга якынлашам, күрәсезме, куаклар тармакланып үсеп килә, – ди Зөлфия Гарипова.
«Чишмә»-«Родник плюс» гәзите «Бакчамдагы чәчәкләр» фотобәйгесен дәвам итә! Фотосурәттә чәчәкләр үстерүче хуҗабикә үзе булырга тиеш, фотоны бераз тасвирлап җибәрегез – исем-шәрифләрегезне, бакчагызда нинди чәчәкләр үсүен языгыз. Фотосурәтләрне rodnikplus@gmail.com электрон адресына, яки «ВКонтакте»га (https://vk.com/rodnikplus) яисә «Одноклассники»га (https://ok.ru/gazetarodnikplus) «Бәйге өчен» тамга белән җибәрегез.
Читайте нас