Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
10 август 2020, 14:20

Беренче чәчәгем пион иде

Хәтта күп фатирлы йортларда яшәп тә чәчәкләр үстерү җаен тапкан, аларның матурлыгын күрә белгән кешеләр яши. Шуларның берсе, Филзира Таһирова, 90 яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт йорт алдын тутырып чәчәкләр үстерә.

– Бакчамда төрле чәчәкләр үсә, әзер үсентеләрне базардан чыгып алам. Матур чәчәкләрне бик яратам, бәясенә дә карап тормыйм. Аларны үзем карап, су сибеп үстерәм. Урамга чыгып чәчәкләргә күз салу белән күңелем куана. Сүз уңаеннан, минем әни дә бик чәчәкләр ярата иде. Аллы-гөлле булып үсеп мине генә түгел, урамнан үтеп баручыларны да куандыралар бит. Кайвакыт үзем дә күршеләр утырткан чәчәк түтәлләренә карап сокланып йөрим, – ди елмаеп Филзира апа.
Аның өй алдын ямьләп үскән беренче утырткан чәчәге ак төстәге пион булган. Хәзер инде биредә чәчәкләрнең ниндие генә юк!
Читайте нас