Ул тормыш сынауларына сынмыйча, күңел төшенкелегенә бирешмичә чәчәкләр үстерергә ярата.
– Бакчага чыксам, ыгы-зыгыдан, бөтен кирәкмәгән уй-фикерләрдән, күңелсез уйлардан арынып, рәхәтләнеп калам, – ди Нурия.
Ә бакчасында чәчәкләрнең ниндие генә юк! Аеруча гөлләр патшабикәсе – розалар игътибарны җәлеп итә. Бу чәчәкләр бик көйсезләрдән саналса да, Нурияда алар гөрләп үсәләр, күз тимәсен! Хуш ис бөркеп, йөрәккә яшәү дәрте салып, хуҗабикәләрен куандырып, әйдә, үссеннәр алар!