Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
24 июль 2020, 14:00

Үзебездә үскән чәчәкләрдән дә матуррагы юк!

Поселокта яшәүче Мәрьям Дәүләтованың бакчасында нигездә күпьеллык чәчәкләр: лилияләр, шәмәхә һәм ак төстәге флокслар, дельфиниумнар, күркәм розалар, георгиннар, яран гөлләр, клематислар, спиреялар, пәйгамбәр тырнагы һәм Сахалин карабодае үсә...

Киләчәктә ул декоратив балан да утыртырга хыяллана.

Мәрьям Дәүләтова бакчасындагы һәр чәчәкнең үз тарихы бар. Урам яклап койма буенда шаулап үскән урман чәчәкләре 26 ел чит илдә яшәүче балачак дусты белән социаль челтәрдә аралашканнан соң утыртылган. Үзебезнең урман-кырларда үскән чәчәкләрне фотога төшереп җибәргәч, ахирәтенең күңеле тулган – туган якларны, чәчәкле болыннарны сагынган ул. «Шуннан соң үзебездә үскән чәчәкләрдән дә матуры юк дигән фикергә килдем. Көрәк белән урманга барам да күңелемә хуш килгән кыңгырау ромашка һәм башка чәчәкләрне казып алып кайтып утыртам», – ди Мәрьям Гомәр кызы.

Читайте нас