Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
22 июль 2020, 17:39

Элекке матурлыкны бергә кайтарыйк!

Җәй – урамнарда, йорт алларында һәм авыллар тирә-юнен тәртипкә китерү өчен кулай вакыт. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров тарафыннан агымдагы ел Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителде.

Җәй – урамнарда, йорт алларында һәм авыллар тирә-юнен тәртипкә китерү өчен кулай вакыт. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров тарафыннан агымдагы ел Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителде.

Быел җәй Иске Муса авылының Елга аръягы урамына Хәсән Гәрәев башлангычында ком-вак таш катнашмасы җәелгән. Бу хакта безгә авыл халкы язып җибәрде. Мәгълүматны Чувалкип авыл Советы биләмәсе хакимиятендә дә расладылар.

– Безнең урамда яшәүчеләр дә аны хуплап, финанс ярдәм күрсәттеләр. Эшләр тәмамланмаган әле, күпер урнашкан урын, урамның катлаулы участогы калды. Юл ремонтлау буенча нинди ярдәм күрсәтелсә дә шат булачакбыз. Юлны авыл халкы һәм Елга аръягы урамында яшәүчеләр катнашлыгында тантаналы итеп ачу буенча тәкъдим бар. Иске Муса авылы халкын территорияләрне тазарту, спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, ял итү зоналары булдыру, елга ярларын, чишмәләрне чистарту буенча өмәләрдә катнашырга чакырабыз. Әйдәгез, Иске Муса авылының элекке матурлыгын кире кайтарыйк! – дип өнди Елга аръягы урамында яшәүчеләр.

Читайте нас