Калмаш авылыннан Лена Байкованың чәчәкләр өчен аерым бакчасы бар.
Анда ул флокс, кыр җитене, су кынасы да, петуния, ромашка, борыч һәм лимон бөтнеге, пәйгамбәр тырнагы, роза, космея, цинния, канәфер, бәрхет гөл, мимоза, лалә, ирис, лилия, алтын шар, дельфиниумнар һәм башка бик күп төрле чәчәкләр үстерә. Лена Сөнәгать кызы үз бакчасына ясмин гөле дә утыртырга хыяллана, тик әлегә беркемнән дә таба алмый, бакчачылык эшендә иң кызыгы үсентене сатып алу түгел, ә башка бакчачылардан алу бит.