Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
7 март 2020, 18:25

Унике яшендә – гаилә башлыгы

Айрат Кәбиров: «Минем өчен сугыш герое – әтием, Ибраһим авылында яшәүче Фәүзи Кәбиров. Ул 1932 елда Ибраһим авылында алты балалы зур гаиләдә туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары тугыз яшь була. 1942 елда әтисе фронтка китә, тиздән абыйсын һәм апасын да хәрби комиссариат аша эшкә алып китәләр. Ул гаиләдә иң өлкәне булып кала. Авыр вакытлар, ачлык-ялангачлык башлана. Ул вакытта колхозның штаттагы хезмәткәрләренә дүрт килограмм он бирәләр. 1943 елда 12 яше дә тулмаган малайга ачлыктан үлмәс өчен мәктәпне ташлап, «Кызыл партизан» колхозында ат караучы ярдәмчесе булып эшләргә туры килә. Әти күз яшьләре белән: «Беренче эш көнемне әле булса хәтерлим. Ул вакытта 40 градуслы салкыннар торды. Кием-салым сәләмә, өйдәгеләрнең барысына бер сырма, аны чиратлап кидек. Атларны эчерергә, ашатырга, кырык метр озынлыктагы абзарны тазартырга кирәк. Эштән соң миңа он бирделәр. Аны өйгә алып кайттым, анда өч кечкенә бала көтеп тора. Әни ярты стакан онга су салып боламык хәзерләде дә, аны бишкә бүлде», – дип хәтерли. Алар кышны шул рәвешле чыгалар, ә яз җиткәч үлән, кычыткан, балтырган, алабута ашыйлар.
1944 елда әтиләренең һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Абыйсы Берлинга барып җитә, әмма штурм вакытында каты яралана, алган җәрәхәтләреннән госпитальдә үлә. Ул Галле шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.
Әтиебез бүген дә актив, мәчеткә, мәктәпкә очрашуларга йөри, ул беркайчан да сугыш булмасын дип тели!
Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Әти-әниләренең, картәти-картәниләренең шул авыр вакытларда ничек сугышулары, михнәтле чорны тылда ничек кичерүләре, авыр балачак еллары турында сөйләвен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Алар турында безгә язып җибәрегез! Фронт яки тыл ветераны (исеме, шәрифләре) турындагы хикәягезне һәм фотоны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.
Читайте нас: