Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
29 гыйнвар 2019, 13:49

Эремчектән печенье

«Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә.

Кирәк булачак: 400 г эремчек, 250 г маргарин, 480 г он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләгеч, бераз тоз.

Эремчеккә маргарин кушып, он өстәп камыр җәяргә, аннары түгәрәкләр кисәргә. Һәр түгәрәкнең бер ягын шикәр комына манып алырга һәм шикәрле ягын эчкә каратып бөкләргә, барлыкка килгән ярымтүгәрәкне тагын шикәр комына манып алырга һәм янә шикәрле ягын эчтә калдырып бөгәргә. Килеп чыккан өчпочмакның бер ягына шикәр комы сибеп, шул ягын өскә каратып табага тезәргә һәм 180 градус кызулыктагы мичтә 25–30 минут пешереп алырга.

Ринат Байбурин, Чишмә поселогы

  • «Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә. Сездән үзегез яратып әзерләгән ризыклар рецептын көтеп калабыз. Фамилиягез, исемегез һәм адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Хатларны түбәндәге адрес буенча редакциягә: Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1; электрон адреска: [email protected]; «ВКонтакте»да безнең төркемгә (https://vk.com/rodnikplus) җибәрә аласыз. Җиңүчеләр бүләк алачак.
Читайте нас: