Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
19 гыйнвар 2019, 18:06

Кунаклар өчен кабартма

Гәзит укучыларыбыз яраткан рецептлары белән уртаклашалар.

2 стакан он, 400 мл сөт, 2 данә йомырка, 15 г коры чүпрә, 5 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, тәменчә шикәр оны, 150–200 мл көнбагыш мае.


Җылы сөткә чүпрә, шикәр комы салып болгатабыз һәм ачытырга куябыз. Аннан соң онны иләп, аның уртасына чокыр ясап йомыркаларны шунда сытабыз. Чүпрә белән сөткә бер чеметем тоз кушып камыр басабыз. Камырны савытка яисә кәстрүлгә салып, тастымал ябып ярты сәгатькә җылы урынга куябыз. Ул кабарып ике тапкырга артырга тиеш. Камыр күтәрелгәч, аз-азлап булачак кабартмалар өчен камыр кисәкләре өзеп алабыз. Зурлыгын үзегез чамалагыз. Камыр ябышмасын өчен тактага он сибәргә онытмагыз. Камырдан уртасы тишек кабартмалар ясыйбыз. Кабарсын өчен 10–15 минут көтәбез. Тирән табаны яисә кәстрүлне плитәгә куябыз, күп итеп көнбагыш мае салып кайнарланганчы ут өстендә тотабыз. Арытаба кабартмаларны майда кыздырабыз. Әзер кабартмаларны артык мае сеңсен өчен салфеткага салабыз. Өстенә шикәр оны сибеп табынга куябыз.


Эльза Кәримова, Чишмә поселогы


  • «Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә. Сездән үзегез яратып әзерләгән ризыклар рецептын көтеп калабыз. Фамилиягез, исемегез һәм адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Хатларны түбәндәге адрес буенча редакциягә: Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1; электрон адреска: [email protected]; «ВКонтакте» социаль челтәрдәге төркемгә (https://vk.com/rodnikplus) җибәрә аласыз. Җиңүчеләр бүләкләр алачак.

Читайте нас: