Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
24 декабрь 2018, 19:08

Томаттагы кыярлар

«Икмәк-тоз» бәйгесенә килгән чираттагы рецепт.

2 кг помидор, 3 кг кыяр, 4 тырнак сарымсак, 50 мл көнбагыш мае, 4 аш кашыгы 9%лы уксус, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, тәменчә кызыл борыч кирәк булачак. Ике литр чыгарга тиеш.
Помидорларны иттарткыч аша чыгарырга һәм плитәгә куярга. Помидорның тышын салдырырга кирәкми. Кайнап чыкканын көткән арада асты көймәсен өчен болгатып торырга. Арытаба кайнап торган томатка тоз һәм борыч, түгәрәкләп туралган кыяр салып тагын 20 минут кайнатырга, соңыннан уксус һәм кызыл борыч өстәргә. Әзер булгач банкага тутырып, капкачларны ябып салкынча урынга куярга.

Гөлчирә Шәймәрданова, Чувалкип авылы


  • Укучыларыбыз арасында «Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә. Сездән үзегез яратып әзерләгән ризыклар рецептын көтеп калабыз.


Читайте нас: