Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
24 декабрь 2018, 19:24

Караҗимеш һәм тавык ите белән кәбестә

«Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә.

1,5 кг кәбестә, 500 г тавык ите, 2 татлы борыч, 1 суган, 2 кишер, 10 күрәгә һәм караҗимеш, тәмләткечләр, үсемлек мае кирәк.

Кәбестәне вак кына турап кәстрүлгә салабыз һәм 2 калак үсемлек мае өстәп утка куябыз. Күрәгә белән караҗимешне озынчага турап кәбестәгә кушабыз. Тавык итен үсемлек маенда кыздырып салабыз. Аннары суганны, кырылган кишерне, татлы борычны да чиратлап үсемлек маенда кыздырып кәбестәгә кушабыз һәм барысын бергә 15–20 минут чамасы пешерәбез. Тәменчә борыч сибәбез, әмма тоз салмыйбыз. Яшел тәмләткечләр дә салырга мөмкин. Кемдер мәшәкатьле эш дияр, аның каравы, бик тәмле!

Людмила Эрштейн, Чишмә поселогы
Читайте нас: