

Вакыт, әлбәттә, үз төзәтмәләрен кертә: кайбер детальләр гадиләшә, икенчеләре үткәнгә күчә, ләкин төп мәгънә үзгәрешсез кала. Башкорт туе бүген дә шатлык, хөрмәт һәм гаилә бердәмлеге үрелеп барган үзенчәлекле вакыйга булып кала.
Борынгы йолаларның мәгънәсен югалтмыйча, яңарыбрак дәвам итүен күзәтү аеруча дулкынландыргыч. Мәсәлән, «Килен төшерү» – туганнарның яшь кәләшне хөрмәтләп каршы алу йоласы. Яисә «Киленгә су юлы күрсәтү». Ул үзе бер тирән мәгънәгә ия: чишмә – ул тормышның үзе, су – сафлык һәм иминлек чыганагы, ә яшь киленгә юл күрсәтү «Хәзер син безнең гаиләнең бер әгъзасы, без янәшәңдә» дип, ярдәм итәргә әзер тору. Нәкъ менә шундый мизгелләр туйны матур тантанадан изге бер вакыйгага әйләндерә, аны сүз белән генә аңлатып булмый, бары тик йөрәк белән генә тоеп була.
Егетләребезнең туган якларына тугры калып, нәсел тамырларының кайдан булуын онытмыйча гаилә корулары икеләтә сөенечле.
Күптән түгел Урта Хаҗәт авылында нәкъ менә шушы заманалар бәйләнешен раслаучы туй узды. Мәнәвәрә Әсхәт кызы Садыйкова гаиләсендә дүртенче уллары Айбулат өйләнде, аның сайлаган яры – Сафар авылыннан Милена исемле кыз.
Гаилә туй йоласын үткәрүгә зур җаваплылык белән караган. Айбулатның әнисе авылларындагы «Шәрифә» фольклор төркеменә «Туй яшь чагыбыздагы кебек күркәм һәм күңелле булсын иде» дип, ихлас үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Һәм коллектив аның ышанычын аклаган: туй халкыбызның борынгы йолалары белән, өлкән буыннар хәтерендә сакланган кабатланмас мохиттә үткән.
Күңел кылларын тибрәтеп, йөрәкләрне җилкендерүче гармун моңнарыннан башка бәйрәмнең яме буламы соң!?
Фольклор төркеме җитәкчесе Йомабика Сафинаның үтенече буенча, туйга аның сыйныфташы – баянчы Рамай Муллагалин чакырылган. Ул уйнаган, балачактан ук таныш булган көйләр кунакларны яшьлек елларына, үткәннәргә алып кайтты.
Фольклор төркеме әгъзалары йола өлешен үткәрүгә зур җаваплылык белән алынганнар. Алар киленне һәм кода-кодагыйларны каршы алып, Миленага ишан Байгилде чишмәсенә илтүче юлны күрсәттеләр. Бу Урта Хаҗәт авылының нәкъ үзәгендә урнашкан һәм халык өчен тирән мәгънәгә ия чишмә. Элек суны барысы да шуннан алганнар: йомшак, гаҗәеп тәмле су авылның чын горурлыгы булган. Суны агач буралы коедан чиләк белән алганнар. Авыл халкы уртак тырышлык белән иске кое урынына заманча колонка урнаштырган, әмма чишмә элеккечә авылның җылы истәлекләр һәм мөһим гореф-гадәтләр белән бәйле урыны булып калган. Миленага «Хәзер синең дә язмышың бу җир, аның тарихы һәм кешеләре белән аерылгысыз бәйле», – дип нәкъ менә шушы чишмәне күрсәтергә алып килделәр.
Ул көнне тәэсирле мизгелләр күп булды. Кайнанасы Мәнәвәрә Әсхәт кызы килененә карата уй-ниятләренең сафлыгы билгесе итеп ак алъяпкыч бәйләде. Аның хә-рәкәтләрендә ихласлык чагылды, гүя ул сүзсез генә: «Безнең өйгә аяк басуыңа шатбыз, монда сине ачык йөз белән кабул итәләр», – дигән кебек иде.
Гаиләнең өлкән килене, Баймак районы кызы Фәридәнең бүләге дә күңелгә ятышлы булды. Ул килендәшенә хатын-кызлар арасындагы дуслык һәм бердәмлек символы буларак күкрәкчә бүләк итте.
Киленнең туган ягы – Сафардан килгән кунаклар исә соклануларын яшермәделәр. Туй чын мәгънәсендә җанлы, озак еллар буе истә калырлык, балаларга һәм оныкларга сөйләрлек дәрәҗәдә узды.
Гореф-гадәтләр без аларны үтәргә тиеш булган өчен генә түгел, ә йөрәк үзе аларга тартылганда яши. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз үз тамырларының ныклы, ә гаиләнең мәхәббәт, истәлекләр һәм үз нәселеңә тирән хөрмәт белән үрелгән иң ышанычлы терәк булуын белүе бик мөһим.
Айбулат белән Миленаның тормыш юллары бәхетле булсын, өйләрендә мәхәббәт хакимлек итсен, күркәм гореф-гадәтләр саклансын. Районыбызда исә һәрвакыт күңелгә ятышлы милли көйләр яңгырасын, борынгы йолалар үтәлсен, яңа гаиләләр барлыкка килсен, аларда үткән һәм киләчәк бер зур, бердәм тарих булып үрелеп барсын.