Ә Чишмә поселогының Үзәк мәйданында урнаштырылган чыршы исә Яңа елның һәм бәйрәм кәефенең төп символы булып торадыр, мөгаен. Поселокның үзәк урамыннан узганда әледән үк якынлашып килүче тантананың тәүге билгеләрен күрергә мөмкин – чыршы куелган мәйданчыкта эш кайный.
Купшы урман кунагы быел да узган елгыдан ким түгел. Поселокта яшәүчеләр һәм район кунаклары өчен онытылмаслык әкияти шәһәрчек әзерләнә, дип кыю рәвештә әйтергә була.
Районның төп чыршысы өстенә быел да яктылык диодлы гирляндалардан чатыр эленүе сөендерә. Гирляндалар гөмбәзе, йолдызлы күк йөзе кебек кабатланмас тылсым тудырып, парктагы Яңа ел мәйданына ямь биреп торачак. Исе гезгә төшерәбез, бу яктылык элементы «Шәһәр биләмәсендәге иңкүркәм Яңа ел шәһәрчеге» республика конкурсында җиңү яулау нәтиҗәсендә алынган иде.
Чишмә чыршысын күпме шарлар һәм кыңгыраулар бизәп торачагын беләсезме? Үзәк мәйдандагы чыршыда алар 421 данә! Кызыл, зәңгәр, көмеш һәм алтынсу төстәге бизәкләр бәйрәм кәефен тудырып, күзләрне куандырып торачак. Бу гына да түгел! Мәйданда шулай ук пенопласттан эшләнгән әкият персонажлары да булачак. Нинди сыннар куелачагы әлегә сер, әмма оештыручылар бик күп сюрпризлар һәм якты тәэссоратлар вәгъдә итә.
Шуңа күрә, кар мул булмаса да Яңа ел якынлашып килә инде! Хәбәрләрне күзәтеп торыгыз, Яңа ел шәһәрчегенә барыгыз, бәйрәм рухы белән ләззәтләнегез, бер-берегезгә җылы мөнәсәбәт һәм шатлык бүләк итегез!