Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
29 октябрь , 16:40

Карантин бетте, ләкин уяулыкны онытмыйк

Ике ай буена борчылулар һәм катгый чаралар артта калды. Бу вакыт эчендә нәрсәләр үзгәрде һәм нинди сабак алынды? Ярми авылында 13 яшьлек үсмер белән булган хәлдән соң котыру авыруы буенча кертелгән карантин тәмамланды. Авыл халкы ике ай дәвамында югары әзерлек режимында яшәде, һәм күптән түгел, республика Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйганнан соң чикләү чаралары алынды.

Бу авылда үсмерне тешләгән песинең котыру авыруы йоктыруы ачыкланды. Кызганычка каршы, эткә вакцина эшләгәндә песиләренә ясалмыйча калган. Районның ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев хәбәр итүенчә, песинең кыргый хайван белән контактка кергәннән соң котыру авыруы йоктырырган булуы ихтимал.

Малайның әти-әнисе кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итә, ә песине күзәтү астында тоту өчен ветеринарларга тапшыралар. Шикләнүләр раслана: хайванда котыру авыруы билгеләре барлыкка килә һәм ул озак-ламый үлә. Баш мие матдәсеннән анализ алып тик-шергәннән соң анда вирус булуы раслана. Бәхеткә, балага авыруга каршы вакцина вакытында эшләнә. Хәзерге вакытта прививкаларның тулы курсын узган үсмер табиблар күзәтүе астында һәм үзен яхшы хис итә.

Котыру авыруы расланганнан соң авылга район ветеринария станциясе белгечләре килеп, барлык хайваннарга кабаттан вакцина ясыйлар. Авыру малларны үзаллы дәвалау (вакцинациядән тыш) һәм чит кешеләргә котыру очрагы теркәлгән урынга бару тыелды. Ветеринарлар контактта булган барлык хайваннарны 10 көн дәвамында күзәтеп торды.

Кызганычка каршы, авылда яшәүчеләрнең кайберсе саклану чараларын үтәргә кирәклеген аңлап бетермәгән. Йортында биш песи асраган бер хатын аларга вакцина ясау өчен килгән ветеринарларны ихатасына кертүдән баш тарткан.

Котыру авыруы – үлемгә китерүче йогышлы чир, ул кешеләргә дә, хайваннарга да йога. Клиник билгеләр барлыкка килгәннән соң аны дәвалап булмый, гомерне саклап калуның бердәнбер ысулы – соңга калмыйча вакцина ясау. Вирус авыру хайван тешләгәннән соң яки төкерек аша йога. Клиник билгеләр күренгәннән соң вирус нерв системасына дәвалап булмаслык зыян сала һәм бу үлемгә китерә.

Иммунитетлары һәм организм үзенчәлекләре ныклы булмау сәбәпле, балалар котыру авыруына аеруча тиз бирешә. Вирус тешләнгән урында берничә тәүлеккә кадәр сакланырга мөмкин, аннары тиз арада нерв җепселләре буйлап тарала. Тешләнгән урын баш тирәсендә булса, чир тиз аяктан ега. Инкубация чоры 90 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин, әмма балаларда ул гадәттә кыскарак була.

Ярми авылында карантин тәмамлану – шатлыклы хәбәр, әмма бу саклык чаралары турында онытырга була дигән сүз түгел. Үсмер һәм йогышлы чир йоктырган песи белән булган хәл бар халык өчен сабак булырга һәм малларга үз вакытында вакцина ясату, якыннарыңның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең хәвефсезлегенә игътибарлы булырга кирәклеген искә төшереп торырга тиеш.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас