Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Балалар өчен яңа уен үзәге ачылды

Чишмә поселогында, Киров урамындагы сәүдә үзәгенең икенче катында, балалар өчен тагын бер уен мәйданчыгы эшли башлады Ачылу көнендә килгән балаларга аеруча тарзанка, таучыклар, коры бассейн һәм комлы бүлмә ошады, биредә хәтта виар-күзлекләр дә бар иде! Тиздән монда ата-аналар өчен кафе, ана һәм бала бүлмәсе дә барлыкка киләчәк. Биредә ике яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар үзләрен кызыксындырган шөгыль таба алачак. Дәвамы сайтта

Резеда Газизова уен мәйданчыгы ачылу тарихы турында сөйләде – бәләкәй кызы беренче сыйныфка укырга кергәч, ул эшкә чыгу, гаиләнең үз эшен ачу турында уйлана башлый. Резеда һәм аның әнисе Зөлфия Сәгыйть кызы декабрь аенда район хакимиятендә үткән «Инвестиция сәгате»ндә катнашып, үз проектларын тәкъдим итәләр, һәм хуплау табалар.

Муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров та, поселокка мондый проектлар кирәк, җиһазлар сатып алу эшмәкәрләргә чыгымнарны капларга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтә. Эшмәкәрләрнең өстәмә эш урыннары булдыруы, поселокның инфраструктурасын үстерүгә өлеш кертүе һәм балалы гаиләләр өчен мөмкинлекләр ачылу да әһәмиятле.

Барысы да без уйлаганча килеп чыгуына һәм әлеге эшне башлап җибәрә алуыбызга һаман ышанып бетә алмыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты Резеда. – Борчылулар да, күз яшьләре дә булды. Хыялларыбыз тормышка аша башлады. Бу уйный торган урын гына булмас дип уйлыйм, минем планда – монда мастер-класслар, флешмоблар, балалар коллективлары өчен бәйрәмнәр уздыру. Биредә балачак, күңел ачу һәм дуслык халәте хөкем сөрүен телим, – диде ул.

Автор: Елена Дибаева
Читайте нас