Хәтта район хакимияте башлыгы да вакыт табып, рухи башлангычка игътибар бүлде.
Мәүлидә Шәнгәрәева – Партизаннар урамында бәйрәм оештыру башлангычын тәкъдим итүчеләрнең берсе. Ул гомер буена чәчәккә күмелеп утырган әлеге урамда яшәгән.
– Мин, гомумән, бәйрәмнәрне яратам, күтәренке кәефле кешемен! Яз аенда алмагачлары һәм чияләре шау чәчәккә күмелеп утырган ямьле урамыбызны биредә яшәгән өлкәннәргә һәм күптән башка якларга күчеп киткән элекке урамдашларыбызга күрсәтәсем килде. Безнең урамның барлыкка килүенә быел 107 ел, шул вакыт эчендә монда кемнәр генә яшәмәгән. Хыялым тормышка ашты – бәйрәмгә бик күп кеше килде, ерактан кайтучылар да бар! Алар белән очрашканда күңелем тулды. Кайберләре белән кырык еллап күрешмәгәнбез икән. Үзебез торган 24-нче йортны 45 ел элек сатып алган идек. Урам бәйрәменә бу йортның элекке хуҗаларының Туймазыда яшәгән оныклары да килде. Хәзерге вакытта мин өч улым, җиде оныгым һәм оныкчыгым белән бер ихатада яшим! Йортымны һәм бу урамны бик яратам, – дип сөйләде Мәүлидә Әнәс кызы.
Партизаннар урамының рәсми булмаган атамасы – Алмагачлы урам. Картлар сөйләвенчә, биредә яшәүчеләрнең бакчасында элек-электән алмагачлар үскән, аның үсентеләрен халыкка таратып биргән булганнар. Бу традиция әле дә яши: киселгән карт агачлар урынына яшь алмагачлар утырталар. Рәсми рәвештә Партизаннар урамы атамасын бирүнең сәбәбе элек урам башында кызылармиячеләр хөрмәтенә һәйкәл торуга бәйле.Бу урамда яшәүчеләрнең кайберләренең хәтта һәйкәл янында төшкән фотосурәтләре дә сакланган, бәйрәм көнендә бу фотолар Мәүлидә Әнәс кызы яшәгән йорт капкасына коллаж рәвешендә куелган иде.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сүз алып, очрашуга җыелучыларга изге теләкләрен җиткерде, шулай ук урамның бай тарихын мәңгеләштереп, аның атамасы язылган алтакта куярга вәгъдә итте, һәм шунда ук Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиевка аны кай тирәгәрәк урнаштыру турында киңәшләшергә кушты. Ришат Әнис улы шулай ук бу урамда яшәүче иң өлкән кешегә – 95 яшьлек Хаҗияр Гыйндуллинага чәчәкләр тапшырды.
Район мәдәният сарае артистлары, һава торышы кинәт бозылып китүгә карамастан, очрашуга килүчеләр алдында концерт куеп, моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Ә урамдашлар сый тулы өстәл әзерләп, пылау пешереп, самавырда чәй кайнатып табын артына утырыштылар. Августина Әһлиуллина барлык балалар өчен дә татлы мамык ясады.
Яшеллеккә күмелгән агачлар ышыгында утыручыларга яңгыр сибәләү дә, күк күкрәү дә бәйрәмне дәвам итәргә комачауламады. Партизаннар урамында яшәүче халыкны күршеләрчә җылы мөнәсәбәтләр һәм хезмәт сөючәнлек берләштерә!