Чарада беренче мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары, муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров, аның икътисад һәм инвестицияләр буенча урынбасары, бизнес-шериф Диана Авдеева катнашты. Комиссия составында Башкортстанның эшмәкәр хатын-кызлар ассоциациясе рәисе Алла Кузьмина, ресторатор һәм эшкуар Татьяна Гридина, Республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм безнең районда кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Энҗе Әхмәдуллина һәм Чишмә районының эшкуар хатын-кызлар ассоциациясе әгъзасы Лилия Алексеева керде.
Әлбәттә, укучылар шундый җитди кунаклар алдында үз проектларын тәкъдим иткәндә бик дулкынландылар.
Балаларның проектлары төрле һәм кызыклы булды. Сигезенче сыйныф укучысы Варвара Горбачева груминг-салон, тугызынчы сыйныф укучысы Әминә Делишатова – химик чаралар белән чистарту урыны, унынчы сыйныф укучысы Егор Егоров – сувенир продукцияләр ясау буенча экопроект, ә аның сыйныфташы Әминә Минһаҗева сайрап торучы кошлар белән кофеханә проектын тәкъдим иттеләр. Укучылар презентацияләргә ныклап әзерләнделәр: максатлар һәм бурычлар билгеләнде, чыгым һәм табыш, файда китерү вакыты исәпләнде. Барысы да уйланылган кебек, тик тәҗрибәле эшкуарларның сораулары табылды, район башлыгы да бик күп кискен моментларны билгеләп үтте, кайбер мәсьәләләр турында кисәтте. Ришат Әнис улы шулай ук балаларны омтылышлары өчен мактады һәм мондый инициативаларның район өчен файдалы булуын ассызыклады.
Җиденче сыйныф укучысы Әскар Мостафинның игътибарын, барыннан да бигрәк, груминг проекты җәлеп иткән. Шулай ук күпләрне Әминә Минһаҗеваның сайрап торучы кошлары булган кофеханәсе кызыксындырды. Кыз бу идеянең шәхсән үзенеке булуын билгеләп үтте.
– Минем шуңа охшаш кафеларны күргәнем бар һәм тере кошлар сайрап торган, ял итү мөмкинлеге булган кафе ачу начар булмас иде, дип уйладым. Аш бүлмәсе белән кошлар яшәгән зонаның үтә күренмәле чикләрен күз алдына китерәм, кешеләргә алар янына якынрак бару мөмкинлеге бар. Әнием эшмәкәр, миңа проект өстендә эшләгәндә аның тәҗрибәсе ярдәм итте, әлбәттә. Мин бит аның ничек эшләвен һәм нинди кыенлыклар белән очрашуын күрәм, – диде ул.
Комиссия карары буенча беренче урын Егор Егоровка бирелде, икенче урында – Варвара Горба-чева һәм Әминә Делишатова, өченче урында – Әминә Минһаҗева.
Укучылар Уфада үтәчәк эшкуарлык чарасында бүләкләү тантанасына чакырылдылар, эшмә-кәрлек һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко кулыннан призлар алачак.