Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Дуслык проспектын төзекләндерү һәм үзгәртү буенча тәкъдимнәр каралды

Чишмә поселогы активының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрәсәй конкурсында» катнашу мәсьәләсе буенча чираттагы очрашуы узды. Анда архитекторлар, район хакимияте һәм поссовет хезмәткәрләре, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты. Бәйгедә җиңү поселоктагы иҗтимагый киңлекне – Дуслык проспектын төзекләндерүгә федераль грант алырга мөмкинлек бирәчәк. Дәвамы сайтта

Дуслык проспектын төзекләндерү һәм үзгәртү буенча тәкъдимнәр каралды
Дуслык проспектын төзекләндерү һәм үзгәртү буенча тәкъдимнәр каралды


– Безнең төп бурычыбыз
Дуслык проспектын төзекләндерү һәм бу территорияне яңадан планлаштыру. Локацияләрне гомуми дизайн белән берләштерергә, моңарчы булган һәм район халкы күңеленә хуш килгән бу урыннарны тагын да ямьләндерергә кирәк. Төп сораулар фонтанга, транспорт һәм җәяүлеләр йөри торган юлларны аеруга, һәм районның барлык мөһим чараларын үткәрү урыны буларак Үзәк мәйданны төзекләндерүгә бәйле, – дип саный проектның модераторы һәм «Әхмәдуллин-Аркитектс» бюросына нигез салучы Адель Әхмәдуллина.
Ул аңлатуынча, проектка «Дуслык чишмәсе» дигән символик исем бирелгән. Проектлаучылар командасы поселок һәм район тарихын, үзенчәлекләрен өйрәнгән, хәтта райондагы барлык чишмәләр картада билгеләнгән, алар киләчәктә туристик проектка керергә мөмкин. Моннан тыш, команда Дуслык проспекты архитектурасы күчмә халыклар темасының дәвамы булсын өчен, Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын сорап алып өйрәнде. Алар тәкъдим иткән бөртекле культуралар, күбесенчә агач һәм таш материаллар, гадәти булмаган, урбанистик стильдәге архитектура корылмалары да шуңа бәйле. Ә Дуслык проспектын тоташ бәйләүче тема брусчатка өстенә салынган ташлар эченнән ургылып чыккан чишмә рәвешендә булачак, ул барлык локацияләр аша сузылачак һәм хәтта машина юлында да өзелмәячәк. Ул шулай ук проект буенча брусчатка белән түшәләчәк һәм тизлек чикләгечләре белән җиһазландырылачак. Балалар өчен дә «Простоквашино» мәйданчыгы урнашкан территориядә бик күп кызыклы тәкъдимнәр булды.
Икенче проект
буенча үткән семинарда Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты һәм бюро тарафыннан тәкъдим ителгән концепция һәм проект турында фикер алыштылар. Семинарда катнашучылар, беренче очрашудагы кебек үк, тәкъдим ителгән карарларны бәяләү өчен алты командага бүленделәр. Аларга тәкъдимнәргә күз салу, төзәтмәләр кертү яки архитекторлар һәм дизайнерларның теге яки бу карарларын сорау астына кую мөмкинлеге бирелде.
Күп идеяләр бюро белгечләренең поселокның
1-нче мәктәбендә балалар белән очрашуыннан соң кулланылышка алынды. Сүз уңаеннан, бу тәкъдимнәрнең барысы да өлкәннәр тарафыннан хупланмады. Әмма, Адель аңлатканча, аек акылга һәм закон нормаларына каршы килмәгән барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. Мәсәлән, бер команда составында катнашкан муниципалитет башлыгы Ришат Мансуровның идеяләре кызыксыну уятты. Ул район символы булып тоган торнаны гәүдәләндерү турында уйларга, һәм алда язып үтелгән чишмәне Үзәк мәйданга күчереләчәк коры фонтан яныннан башларга тәкъдим итте. Ул, бәлки, инеш янындагы ташлар инсталляциясе рәвешендә булыр.
Шулай ук 
Дуслык проспектында кичен яшьләр җыелып, шау-шу килеп шул тирәдәге йортларда яшәүчеләргә комачауламасын өчен бу юлы да төрле тәкъдимнәр булды. Иң мөһиме, Дуслык проспекты буйлап транспорт хәрәкәтен мөмкин кадәр чикләргә карар ителде, сәүдә үзәгенә керү юллары һәм лаборатория бинасы (элеккеге авыл хуҗалыгы идарәлеге) янындагы машиналар тукталышы күздә тотыла. Барысы да яңа проект күбесенчә җәяүлеләр өчен уңайлы урыннар булдыруга юнәлтелергә тиеш дигән фикергә килделәр.

Карап үстерү катлаулы булу сәбәпле, бөртекле культуралар утырту һәм сәүдә үзәге каршында шахмат уйнау өчен өстәлләр урнаштыру тәкъдимнәре кире кагылды. Чөнки бу шау-шулы компанияләргә кич утыру өчен чираттагы урын булачак. Әмма шахмат өстәлләре проекттан төшеп калмаячак, ә башка урында булачак.
Үзәк мәйданда сәхнә һәм ябык павильон барлыкка килергә тиеш, анда эшмәкәрләр сувенир продукциясен сата алачак,
шулай ук ярминкәләр яки мастер-класслар да уздырырга мөмкин булачак. Әлеге тәкъдим җыелучылар тарафыннан хупланды.
Бу очрашуның кайбер
төп моментлары гына. Проект эшендә теләге булган һәркем катнаша ала, сез дә «ВКонтакте»га кереп, «Чишмы|Развитие общественных пространств» төркемендә Дуслык проспектын яңарту буенча үз фикерләрегезне тәкъдим итә, һәм шунда ук проект үсешен күзәтә аласыз.
Әйтергә кирәк, грант алган очракта бөтен территориягә видеокамералар куелачак.

Автор: Елена Дибаева
Читайте нас