Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 гыйнвар , 09:00

Яшь музыкантлар – «Талантлар орбитасы»нда

Чишмә районының яшь музыкантлары халыкара конкурста җиңү яуладылар. «STAR FRENDS» узган елның декабрендә «Талантлар орбитасы» иҗатка ярдәм итү фонды тарафыннан оештырылган иде. «Дуслык» сәүдә үзәгендә урнашкан «Рахат Music» музыка студиясендә шөгыльләнүче балалар әлеге бәйгедә горурлык белән катнашты. Студиядә шөгыльләнүчеләр белем ала башлаганнан соң өч ай узуга үз сәләтләрен зур сәхнәдә күрсәтергә булдылар.   Фотода Диана Япарова укытучысы Илона Яхина белән.

Яшь музыкантлар – «Талантлар орбитасы»нда
Яшь музыкантлар – «Талантлар орбитасы»нда

Илона Яхинаның дүрт укучысы зур тырышлык һәм музыкага тугрылык нәтиҗәсендә гаять зур уңышларга ирешә алдылар.

Диана Япарова осталыгын һәм сәләтле булуын раслап Гран-при яулады. Эльвина Мостаева беренче дәрәҗә лауреат дипломын алды, ә Эвелина Авдеева һәм Азалина Мортазина икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Илона Викторовна һәрчак янәшәдә булган һәм теләсә кайсы минутта балаларына ярдәмгә килергә әзер торган әти-әниләргә рәхмәтле булуын билгеләп үтте.

Якты һәм истә калырлык бик күп вакыйгалар алда әле, сәләтле кызларыбызны яңа җи-ңүләр һәм бүләкләр көтә дип ышанабыз, – ди Илона Яхина.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: