Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Альберт Төхвәтуллин аңлатуынча, поселокта пиротехник әйберләр сатылучы дүрт рәсми нокта бар. Инспекторлар аларның лицензияләре һәм сертификатлары булу-булмавын, шулай ук товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшергәннәр. Моннан тыш, беренчел янгын сүндерү чаралары барлыгы һәм аларның торышы да контрольдә тотыла. Мондый биналарда автоматик янгын сигнализациясе системасы булу мәҗбүри. Рейд үткән көндә хокук бозулар ачыкланмаган.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Алина Хәсәнова билгеләп үтүенчә, пиротехниканы кулланганда 16 яшькә кадәрге балаларга ышанып тапшырырга ярамавын, инструкцияне игътибар белән өйрәнергә һәм сатучыларның киңәшләренә колак салырга кирәклеген искәртте. Салютларны шулай ук кешеләргә төбәп атмаска һәм дистанция сакларга кирәк.
Күпләр пиротехника кулланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен игътибарсыз калдыра, шул сәбәпле янгын чыгу, җәрәхәтләнү һәм хәтта кешеләр үлү ихтимал. Фейерверкларны бигрәк тә йортлар янында ату куркыныч, бу очракта бәйрәм чарасында катнашучылар гына түгел, күршедә яшәүчеләр дә зыян күрергә мөмкин.
Барлык пиротехник эшләнмәләр дә иминлек таләпләренә туры килми. Сыйфатсыз продукция вакытыннан алда шартларга яки гомумән эшләмәскә мөмкин, бу шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра. Пиротехниканы сыйфат сертификатлары булуын тикшереп, рәсми кибетләрдән генә сатып алу мөһим.
Рейдта катнашучылар шулай ук сатучыларның пиротехника алучыларга тиешле инструктаж үткәрүен дә тикшерделәр.
Ә кече лейтенант Диана Гарипова документларның 16 яшькә җитмәгән сатып алучылар кулына хәвефле уенчыклар эләкмәсен өчен тикшерелүен билгеләп үтте.