Шөнгәккүл авылындагы «Иминлек» картлар һәм инвалидлар социаль приютында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлау чарасы үтте.
Анда Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, районның сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе, Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев һәм хаҗи Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчете имамы Али хәзрәт катнашты.
Аларның килүе приютта яшәүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Кунаклар үзләре белән тәм-томнар һәм хуш исле пылау алып килгәннәр иде. Районның гармунчылар ансамбле концерт номерлары белән чыгыш ясады. Гармун көйләре ишетелүгә приютта яшәүче Вера Ратушная биергә төште. Аның күңеле нечкәрүен һәм эчкерсез шатлануын күреп биредә җыелучыларның йөзендә елмаю балкыды.
Гармунчыларның чыгышлары һәм барысына да таныш «Катюша» җырын башкару бәйрәмнең чын бизәгенә әйләнде. Приютта яшәүчеләр рәхәтләнеп музыка тыңладылар һәм үзләре дә кушылып җырладылар. Әлеге дулкынландыргыч мизгелләрдә барысының да күңеле шатлык белән тулгандыр, мөгаен.
– Яңа ел алдыннан вакыт табып сезне тәбрикләргә килү күркәм традициягә әйләнде. Без сезне күреп якыннан аралашу һәм сезнең турыда хәстәрлек күрсәтүче коллективка рәхмәт белдерү өчен килдек, ә сез бары тик сәламәт булырга һәм тату яшәргә генә тиешсез, – дип приютта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте Ришат Әнис улы.
Радик Рәшит улы да башкаларга кушылып, биредә җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Али хәзрәт белән бергә алар анда бик еш барып йөриләр. Истәлекле көннәрдә үзләре килә яки приютта яшәүче өлкәннәрнең поселокка экскурсиягә баруын оештыралар.
Али хәзрәт приютта яшәүчеләрнең исән-сау һәм имин гомер кичерүләрен теләп дога кылды, теләкләренең тормышка ашуын, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булуларын һәм ил-көннәрнең тыныч торуын теләде. Аның чын күңелдән әйтелгән сүзләре якты киләчәккә ышаныч һәм өмет уятты.
Яңа ел алдыннан приютка волонтерлык оешмалары һәм үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре дә барачак.
25 декабрьдән анда көндәлек меню пилмән, уылдык белән бутербродлар, төрле салатлар һәм, әлбәттә инде, тәмтомнар һәм десертлар белән төрләндереләчәк, диде социаль приют бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Маргарита Кузьменко. Ә Яңа елда телевизордан бәйрәм программаларын караячаклар.
Әлеге чара приютта яшәүчеләр өчен зур бүләк булды, алар үзләрен мәртәбәле кунаклар кебек хис иттеләр, игътибар һәм хәстәрлек күрсәтүләре өчен куандылар.