«Балачак территориясе»нә, Сәнгать мәктәбенә һәм Пионерлар һәм укучылар йортына йөрүче балалар катнашлыгында концерт номерлары күрсәтелде. Гомумән алганда, чара җылы һәм дустанә мохиттә үтте.
– Бу өйдә белем алучы балалар өчен җәмгыятькә чыгу, яшьтәшләре белән бергә вакыт үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлек булды, – дип исәпли музыка студиясе укытучысы Артур Галиев.
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре иҗтимагый тормыштан никадәр күбрәк читләшсәләр, үз эчләренә шулкадәр ныграк бикләнәләр. Ә бу гармонияле үсешкә һәм шәхес буларак формалашуга начар йогынты ясый. Мин шундый форматтагы очрашуларны файдалы дип саныйм, – диде ул.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Р. Мансуров рәсми өлештә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа комплекс булдыру мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары сүзләренә караганда, әлеге вакытта бу бик мөһим, чөнки алар арасында актив булган, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар залына бик теләп йөргән кешеләр күп. Даими өстәлеп торган спорт җиһазларын кую өчен дә урын таләп ителә.