Шул максатта инициаторлар төркеме сайланган, акча җыю һәм материаллар сатып алу өчен бертавыштан җаваплы кеше – тумышы белән шул авылдан булган Әкрам Туктаров билгеләнгән.
Зират территориясен төзекләндерү өчен 500000 сумнан артык акча җыелган һәм халык та төзелеш материаллары белән тәэмин иткән. Ике ел эчендә берничә өмә үткәреп, уртак тырышлык белән койманы яңарта алганнар.
Чишмә поселогының җәмигъ мәчетендә әлеге изге эшкә йомгак ясау өчен Илкәш авылыннан җитмештән артык кеше җыелган.
Әлеге җыенда катнашучыларга акчаларның нинди максатта кулланылуы буенча хисап бирелгән. Шулай ук зират ихтыяҗлары өчен кар чистарту техникасы һәм триммерлар сатып алу кирәклеге турында тагын бер мөһим карар кабул ителгән. Шул максатта тагын акча җыя башлаганнар, авыл проблемалары, чүп түгү, этләр асрау һәм башка кайбер мәсьәләләр турында фикер алышканнар.
Зиратта ел саен яз, җәй һәм көз айларында өмәләр үткәрергә килешкәннәр.
Чарада катнашучылар җитәкчелеккә поселок мәчетендә очрашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.
Авыл халкы дөрес карар кабул итеп изге эш башкарган. «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», диләр, ә бу эшләрнең барысы да, беренче чиратта, тереләр өчен кирәк.