Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Игезәкләр бер-берсен тулыландырып торалар

1-нче урта белем бирү мәктәбе укучылары – игезәк малайлар Әсхәт белән Әскәр Байковларны тәү тапкыр Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда паспортлар тапшыру тантанасында күрдем. Алар бу чарада баянда уйнадылар. Малайлар Алиса һәм Ильяс Байковлар гаиләсендә дөньяга килгәннәр. Әтиләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлегендә эшли, әниләре балалар үсеше һәм инглиз теле үзәге җитәкчесе. Әниләре сүзләренә караганда, алар бик теремек һәм кызыксынучан балалар, актив тормыш рәвешен яраталар. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Игезәкләр бер-берсен тулыландырып торалар
Игезәкләр бер-берсен тулыландырып торалар

Биш яшьтән инглиз телен өйрәнәләр. Дүрт яшьтән «Grizzly» көрәшчеләр клубына тай боксына йөриләр, турнирларда катнашалар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар алалар.

Малайларның укытучысы Хәсәнә Мусина әйтүенчә, алар бер-берсенә бер тамчы су кебек охшасалар да, холыклары төрлечә. Берсе төгәл фәннәрдә көчле, санарга, исәпләргә һәм һәр җирдә тәртип булуын ярата, икенчесе гуманитар фәннәр белән кызыксына, китаплар укый һәм кроссвордлар чишә. Икесе дә кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнгән.

Алар картәтиләре Вил Байковның оста итеп баянда уйнавын сокланып күзәтеп торырга яраталар иде, – ди аларның әнисе Алиса Радик кызы.

Әсхәт белән Әскәрнең әти-әнисе улларының сәләтен кечкенәдән үк төрле яклап үстерергә тырышканнар.

Алар әле сөйләшә дә белмәгән чакта, әкиятләр һәм хикәяләр укый идек, хәреф танырга өйрәнгәч, үзләре дә бик күп китаплар укып чыктылар. Хәзер инде аларның үзләре иҗат иткән шигырьләре дә бар, – дип сөйләде малайларның әнисе.

Балалар һәрьяклап актив. «Хәрби операциядә катнашучылар өчен өйдә киселгән токмач» акциясенә багышланган чарада катнашканнар, соңгы өч уку елында республика укучылары арасында үткән олимпиадаларда Ю. Гагарин исемендәге кубок призерлары, «Кит» халыкара конкурсының икенче дәрәҗә лауреатлары, «Язгы тамчы» хоры солистлары булганнар.

Алар ике минут аерма белән тудылар һәм әле дә кайсысының зуррак булуы турында бәхәсләшәләр. Бер-берсеннән башка бер көн дә яши алмыйлар, еракта булсалар да бер-берсенең хәлен тоялар, берсенә кыен булса, икенчесе моны сизеп тора, туганы өчен борчыла, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышалар, – дип елмайды Алиса Байкова.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: