Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Заманча һәм хәвефсез

Чишмә поселогында быел «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча Чернышевский урамындагы тагын бер йорт алды төзекләндерелә. Үзләре яшәгән йорт алдының заманча булу яки булмавын халык үзе карар итә. Хакимият башлыгы Ришат Мансуров, аның урынбасары Азат Гайнуллин, поссовет башлыгы Булат Вәлиуллин, «Тораксервис» җәмгыяте вәкилләре катнашлыгында тәүге гражданнар җыены март аенда ук узды. Проект буенча йорт алды танымаслык дәрәҗәдә үзгәрәчәк – йомшак резина белән капланган күп функцияле спорт һәм уен мәйданчыклары, ял итү урыннары, тротуарлар, яңа утыртылган агачлар, керләрне элү өчен мәйданчыклар, тротуарлар, җәяүлеләр юллары, автомобильләр өчен парковкалар, заманча урам утлары һәм башка бик күп нәрсәләр булачак. Әлбәттә, моның өчен территориядә торган иске гаражларны һәм сарайларны сүтәргә туры киләчәк. Әлеге вакытта Чернышевский урамындагы йорт алдында эш кайнап тора.

Заманча һәм хәвефсез
Заманча һәм хәвефсез

 Ришат Мансуров сүзләренә караганда, беррәттән җылылык трассасы да алыштырылачак.

Якын арада ике йортның түбәсен яңартуга керешәчәкләр. Берьюлы барлык проблемаларны хәл итәргә телибез. Барлык ниятләнгән эшләр план буенча билгеләнгән вакытта сентябрьгә кадәр тәмамланачак. Проект буенча республика бюджетыннан 15 миллион сум, муниципалитеттан бер миллион сумга якын акча бүленгән, моннан тыш, фатир хуҗалары әлеге проектны бер процент күләмендә финанслый. Өстәмә рәвештә, якындагы тагын өч йортның территориясен төзекләндерүне тулысынча тәмамлау өчен шәһәр биләмәсе бюджетыннан 6 миллион сумга якын акча бүлү турында карар кабул ителде.

Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, подрядчы булып алдагы елларда да әлеге программа буенча үз йөкләмәләрен намус белән үтәгән «Тораксервис» җәмгыяте тора.

Безнең районның ел саен диярлек «Башкортстан йорт аллары» проектына керүе сөендерә, ул халыкның тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә, терри-торияләрне һәм йорт алларын төзекләндерү буенча программаларны гамәлгә ашыруда финанс ярдәм күрсәткәннәре өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, республика Хөкүмәтенә, шулай ук Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына рәхмәт белдерәбез. Радий Фәрит улы Чишмә районына эш сәфәре вакытында яңартылган территорияләрне карап чыкты, башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде, халык белән аралашты, алар әлеге программаны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерделәр, дип ассызыклады Ришат Әнис улы.

Исегезгә төшерәбез, йорт алларын төзекләндерү өчен финанс ярдәмнең 94 проценты республика бюджетыннан бирелә, бу суммага 5 процентны муниципалитет, тагын 1% милекчеләр үзләре өсти.

 

Безнең белешмә

Чишмә районында «Башкортстан йорт аллары» республика программасы буенча 13 йорт алды төзекләндерелгән. Чернышевский урамындагы йорт алды тагын өч проектны берләштерәчәк. Төзекләндерүгә юлларга асфальт салу, машиналар өчен яңа парковка урыннары, йомшак резина белән капланган балалар мәйданчыгы һәм ял итү урыннары, яшелләндерү, видеокүзәтү системалары кую һәм йорт алды территориясен яктырту керә.

Башкортстан йорт аллары – республикада иң таләп ителгән программаларның берсе. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның күп тапкыр сөйләгәне бар.

2023 елда 30 муниципалитетта 46 күп фатирлы йорт алды территориясе төзекләндерелгән, аларда 50 меңгә якын кеше яши.

Быел әлеге программа буенча республиканың 33 шәһәр һәм районында тагын 143 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Программа үз эченә 254 мең квадрат метр мәйданда асфальт салуны;

3598 парковка урыны ясауны; йомшак резина җәеп 120 балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштыруны; 700дән артык видеокүзәтү камерасы куюны үз эченә ала. 2019 елдан башлап әлеге программа ярдәмендә республикада 1532 йорт алды территориясе төзекләндерелгән.

2024 елда «Башкортстан йорт аллары» программасын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан барлыгы 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Программа муниципаль берәмлекләр тарафыннан финанслауны һәм халыкның 62 миллион сум күләмендә өстәмә түләп, катнашуын күздә тота.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: