Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Планетаны бергә саклыйк!

Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында ел саен «Планетаны бергә саклыйк», «Капкачлар ярдәмгә ашыга» һәм «Җимлек» исемендәге экологик акцияләр оештырыла. «Ямь» җәмгыяте батарейкалар һәм пластик капкачлар җыю акциясендә актив катнашкан мәктәп укучыларына бүләк сыйфатында грамоталар һәм чыршы үсентеләре тапшырды. Алар җиңү яулаган мәктәп һәм балалар бакчалары территориясенә утыртылачак.

Планетаны бергә саклыйк!
Планетаны бергә саклыйк!

«Планетаны бергә саклыйк» акциясендә районның 24 мәгариф учреждениесеннән мең ярымнан артык кеше катнашты. Уртак тырышлык белән 424 килограммнан артык, якынча 20000 данә батарейка, шулай ук 400 килограммнан артык пластик капкач җыелган. Ә 5 ел эчендә «Капкачлар ярдәмгә ашыга» девизы астында республикада 15000 килограммнан артык (ике ел эчендә безнең районнан 500 килограмм чамасы) пластик җыелган һәм эшкәртүгә җибәрелгән. Барлык материаллар хосписка һәм авыру балаларга ярдәм итүче «Чиста Уфа» оешмасына тапшырылган.

Шул ук көнне «Җимлек» акциясендә җиңүчеләр дә бүләкләнде. Балалар кышкы айларда кошларга җим салу өчен утлыклар эләләр, күзәтү көндәлекләре алып баралар һәм иҗади отчет ясыйлар. Акция нәтиҗәләре буенча районда йөздән артык җимлек эленгән.

Пионерлар һәм укучылар йорты коллективы балаларның акцияләрдә актив катнашуын һәм оештыру инициативасының нәкъ аларныкы булуын билгели. Берүзеңә, мәсәлән, бер гаиләгә генә кирәкле күләмдә материал җыю авыр. Шуңа күрә барлык туганнар, дуслар, күршеләр җәлеп ителә. Ә инде уртак тырышлык белән ул күпләп җыела.

Нәтиҗәдә, быел поселокта 1-нче мәктәп, Пионерлар һәм укучылар йорты пластик капкачлар һәм батарейкалар җыю буенча беренче урын алдылар. Ә авыл мәктәпләре арасында Ар һәм Дурас белем бирү учреждениеләре алдынгы урында. Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында «Березка» балалар бакчасы барысын да узып китте.

Традиция буенча бүләкләү тантанасы Пионерлар һәм укучылар йортына йөрүче балаларның иҗади чыгышлары, милли һәм заманча хореографик номерлар белән үрелеп барды.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: