Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Каникуллар имин үтсен өчен

2023 елның җәйге мәктәп каникуллары чорында балаларның 262 төр җәрәхәт алуы һәм 27 пешү очрагы теркәлгән. Балалар травматизмы проблемасы, бигрәк тә җылы көннәр җитүгә, актуальлеген югалтмый. Сабыйлар еш кына өлкәннәрнең карап җиткермәве, өйдә яки урамда саксыз йөрүләре сәбәпле имгәнәләр, кайвакыт һәлак та булалар. Сабыйлар биеклектән егылып төшү нәтиҗәсендә дә еш имгәнә. Тәрәзәгә куелган москит челтәрнең ышанычсыз конструкция булуын онытмагыз. Кечкенә балаларны ачык торган тәрәзәләр һәм балконнар янына якын җибәрмәгез. Фотода: Үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә эшләүче табиб-хирург Альберт Мөхәммәдиев баш ярасын дөрес итеп бәйләргә өйрәтә. Дәвамы сайтта

Каникуллар имин үтсен өчен
Каникуллар имин үтсен өчен

Сулыклар янында да куркыныч – балаларны елга-күл буйларында бер минутка да караусыз калдырырга ярамый. Алар хәтта тирән булмаган су эчендә дә ике минуттан да азрак вакыт эчендә тончыгырга мөмкин.

Юлларда һәм транспортта йөргәндә дә имгәнү ихтимал. Ата-аналарга балаларын хәвефсезлек каешын тагып утырырга өйрәтергә яки махсус кәнәфидә йөртергә кирәк.

Баланы велосипедта, самокатта, роликлы тимераякларда хәвефсез йөрергә өйрәтү һәм егылган очракта өстәмә саклану чаралары белән тәэмин итү мөһим.

Балаларга йорт, ихата тирәсеннән ерак китмәскә, таныш булмаган кешеләр кулыннан бернәрсә дә алмаска, кеше булмаган урыннарга, чокыр буйларына, ялан-кырларга барырга, ташландык йортлар, абзарлар һәм подваллар эченә керергә, чарлакларга менәргә рөхсәт итмәгез.

Чит кешеләргә ишек ачарга, машиналарына утырырга ярамаганлыгын, берәр хәл була калса, урамда һәм подъездда ярдәм сорап кычкырырга оялмаска кирәклеген аңлатыгыз.

Кечкенә балаларны өйдә ялгызын калдырмагыз, электр приборларга, розеткаларга, газга һәм шырпыга якын җибәрмәгез.

Агулы матдәләрне, даруларны, кислоталарны тыгыз итеп ябылган маркировкалы контейнерларда, балаларның кулы җитмәгән урыннарда саклагыз.

Ярамаганны эшләмәсәң, хәвефтән сакланырга мөмкин дип баланы ышандыру мөһим.

Көн саен әкренләп тәртипкә, сак булырга өйрәтү аларны хәвеф-хәтәрдән саклап калырга ярдәм итәр.

Балалар травматизмы җитди проблема һәм бары тик уртак тырышлык белән генә аларны бәла-казадан саклап калырга мөмкин.

Любовь Әсфәндиярова, Чишмә үзәк район дәваханәсе хезмәткәре.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: