Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Армиягә алу башланды

21 апрельдә Чишмә поселогының призыв пунктыннан быел хәрби хезмәткә алынган тәүге җиде егет китте. Иртәнге сигезләрдә чакырылыш пункты янындагы мәйданга кешеләр килә башлады. Фотода: Армиягә китүче Вадим Лепский әнисе Людмила белән.

Армиягә алу башланды
Армиягә алу башланды

Машиналар белән дә, җәяүләп килүчеләр дә булды. Озатучыларның әлеге чарага җаваплылык белән каравы шуннан аңлашылды. Моңсу, күз яшьләре ялтыраган карашлар күренеп калды, шаяртып көлешүләр дә ишетелде.

Призыв пункты хезмәткәрләре армиягә алынучыларны бер бүлмәгә җыеп, гариза яздырттылар. Кәгазь формальлектән соң хәрби билетлар һәм икешәр сим-карта (үзләре һәм ата-аналары өчен) тапшырылды.

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерләү бүлеге начальнигы Ирина Әсәдуллина сүзләренә караганда, быел яз Чишмә районыннан Кораллы көчләр сафларына план буенча 76 кеше җибәреләчәк. Тәүдә уку яки башка сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә барулары кичектереп торылганнар чакырыла.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин, армиягә алынучыларга үгет-нәсыйхәтләр биргәндә, безнең район егетләре хәрби частьлар командованиесендә яхшы исәптә тора, дип билгеләп үтте.

Командирлар якташларыбыз турында җылы сүзләр генә җиткерә. Сынатмагыз, тәртипле һәм бердәм булыгыз. Хәрби белгечлек алуга җаваплылык белән карагыз, хәрби хезмәт уставын өйрәнегез һәм аны үтәгез. Иң мөһиме, гаиләгез белән гел бәйләнештә булыгыз. Әти-әниләрегез, туганнарыгыз – сезне беркайчан да кыен хәлдә калдырмаячак иң якын кешеләрегез. Без сезнең кайтуыгызны көтеп калабыз, егетләр. Сез Чишмә районын алга таба күтәрү һәм үстерү өчен безнең предприятиеләребез, оешмаларыбыз һәм учреждениеләребездә кирәк, дип теләкләрен җиткерде ул.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: