Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Талпаннар уяна башлады

Көннәр җылыта башлауга төрле бөҗәкләр, шул исәптән талпаннар да кышкы йокыдан уяна. Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гөлнара Сарбулатова сүзләренә караганда, быел март аенда ук бер хатын-кызга талпан кадалуы теркәлгән.

Талпаннар уяна башлады
Талпаннар уяна башлады

Яз көне бар табигать уяну, җанлану вакыты. Көннәр җылыта башлауга төрле бөҗәкләр, шул исәптән талпаннар да кышкы йокыдан уяна.

Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гөлнара Сарбулатова сүзләренә караганда, быел март аенда ук бер хатын-кызга талпан кадалуы теркәлгән.

Дәваханәнең кабул итү бүлегенә башына талпан кадалган пациент мөрәҗәгать итте. Бөҗәк боррелиоз һәм энцефалит авырулары булу-булмавын ачыклау өчен Уфа шәһәрендәге лабораториягә анализга җибәрелде. Нәтиҗәдә, бу чирләрнең булмавы ачыкланды, диде ул.

Шәфкать туташы хәбәр итүенчә, районда план буенча өлкән яшьтәге 215 кешегә талпанга каршы вакцина эшләнергә тиеш, шуларның 41енә вакцина ясалган. Ә 85 кеше ревакцинация эшләткән. Өч яшьтән зуррак 40 баланың 10ысына прививка, бишесенә ревакцинация ясалган.

Шушы көннәрдә өлкәннәр өчен вакцина кайтуын көтәбез, дип аныклык кертте инфекционист ярдәмчесе.

Прививка ясау кабинеты шәфкать туташы Эльмира Насыйрова вакцинаны көннең беренче яртысында эшләтергә киңәш итә, чөнки организм көн дәвамында аңа реакция бирә башлый.

Вакцина кадатыр алдыннан антигистамин препаратлар кабул итәргә кирәк, дип ассызыклады ул.

Эпидемиологлар балаларга һәм өлкәннәргә прививка эшләтер алдыннан педиатрга яки терапевтка күренергә киңәш итә.

Яз һәм җәй айларында урманга барганда тәнне капларлык киемнәр кияргә, талпаннан саклаучы аэрозольләр сиптерергә тәкъдим ителә.

 

Талпаннар уяна башлады
Талпаннар уяна башлады
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: