Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 февраль , 09:00

Чәчәкләр үстерү турында кыштан ук хәстәрлек күрелә

«Ямь» җәмгыяте Чишмә поселогын ямьләү белән күп еллар шөгыльләнә. Бу юллар авторы чәчәк үсентеләренең тәүге шытымнарын күреп соклану өчен анда үзе барырга булды. Чәчәк үсентеләре тартмаларда, 22 градус җылылыкта, лампа астында яшел келәм булып утыра, кайберләре шытып кына килә. Биредә һава даими җилләтелә, үсентеләр тәүлек әйләнәсенә яктылык астында. Орлыкларның чыгышын сынап карау өчен иртәрәк, декабрь аенда ук чәчелгән үсентеләр ныклырак күренә. Болар киләчәктә поселокка ямь биреп утырачак петунияләр, бәрхет һәм яран гөлләр, виола, целлозия, портулак, сальвия, гацания, лобелия, алиссум һәм башка чәчәкләр.

Чәчәкләр үстерү турында кыштан ук хәстәрлек күрелә
Чәчәкләр үстерү турында кыштан ук хәстәрлек күрелә

Әлегә аларны үстерү белән Наталья Самагина үзе генә шөгыльләнә.

Эш күләме артуга коллективтагы хезмәткәрләр саны да күбәячәк. Чәчәк үстерүче Наталья Самагина сүзләренә караганда, биредә үз эшен яратып башкаручылар эшли, очраклы кешеләр озак тоткарланмый.

Чәчәк түтәлләренең нинди булачагы турыдан-туры «Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзаловка, аның фантазиясенә, иң мөһиме, тәҗрибәсенә бәйле.

Ул урман эше белгечлеге буенча аграр университет тәмамлаган. Рәдиф Радик улы дистә елдан артык поселокны яшелләндерү, ландшафт дизайны белән шөгыльләнә һәм бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган кеше.

«Ямь» җәмгыятендә, берьеллык чәчәкләрдән тыш, зәңгәр чыршы, туя һәм декоратив куаклар үстерелә. Бу тиз башкарыла торган эш түгел, чөнки үсемлекләрне даими урынга күчереп утыртканчы кимендә биш ел үс-терәсе бар.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: