Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
16 февраль , 11:00

Кар белән көрәш

Шөнгәккүл урта мәктәбенең укучы кызлары пионервожатыйлары  Элина Мехник җитәкчелегендә укытучыларының йорт алдыннан кар көртләрен көрәргә ярдәм иткәннәр.

Кар белән көрәш
Кар белән көрәш

Бу юлы кар белән кызлар компаниясе генә көрәшкән, чөнки малайларның кайберләре авырып киткән яки килә алмаган. Ә тугызынчы сыйныф укучылары Ксения Водзяновская, җиденче сыйныфтан Алина Корбанова һәм Кира Гребенщикова үзләренең мәктәбендә укыткан Розилә Галиевага шатланып ярдәм иткәннәр.

Розилә Мөнир кызы лаеклы ялда булса да, мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеменнән укытуын дәвам итә. Яшь чагында ул бу мәктәпкә пионервожатый булып эшкә килә. Укытучы бүгенге көнгә кадәр балаларда хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, дуслык кебек сыйфатлар тәрбияли. Бу юлы тимурчылар аңа үзләре ярдәмгә килергә карар иткәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Аист» отряды әгъзалары булып торалар.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: