Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
10 ноябрь 2023, 11:49

Бер авылда ике янгын чыккан

Ике янгын да Ключарево авылында булган. 4 ноябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Чишмә районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә мунча януы турын-да хәбәр килә. Сәбәбе – мичкә ягу кагый-дәләрен бозу. Ә инде 5 ноябрьдә кичке алтылар тирәсендә янгын сүндерү-челәр шул ук авылга шәхси йортта чыккан янгынны сүндерү өчен баралар. Башка ашыгыч хезмәтләр дә килеп җитә. Янгын агач өй эчендә башлана.

Бер авылда ике янгын чыккан
Бер авылда ике янгын чыккан

Нәтиҗәдә йортның түбәсе зыян күрә, түшәме янып бетә, стеналары күмерләнә.

Бәхеткә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәп-ләре һәм шартлары ачыклана.

Гади генә хәвеф-сезлек кагыйдәләрен үтәгәндә, бәхетсезлек очракларын булдырмаска мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Бары тик өй эчендә тәмәке тартмаска, тө-зек булган һәм заводта эшләнгән электр җы-лыткычларны гына кулланырга, электр-челтәрен артык йөк-

ләмәскә, балаларны

һәм өлкән яшьтәге-ләрне өйдә ялгызларын калдырмаска, янгын чыкканда үзең генә сүндерергә тырышмаска, һәм мотлак рәвештә янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма урнаштырырга кирәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: