Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 октябрь 2023, 11:00

Уңган авыл хатыннары

Кулыннан килмәгән эше юк, диләр авыл хатыннары турында. Аларның һәр эшне оста һәм җайлы итеп башкаруларын күзәтү үзе бер рәхәт. Авылда яшәүче хатын-кыз эш сөючән, чөнки авыл ялкауларны яратмый; ул ягымлы һәм бер үк вакытта кырыс та; таң атуга уяна һәм соң ята, өендә яңа гына мичтән чыккан камыр ризыкларының хуш исе таралган, йорт алды чәчәкләргә күмелгән, шул ук вакытта җәмәгать эше белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Йорт-җиренең ямьлелеге, тормыш иптәше белән балаларының бә-хетле булуы – барысы да аларга бәйле.

Уңган авыл хатыннары
Уңган авыл хатыннары

Балыкчы Фәнирә

Караякуп авылы китапханәчесе Рәзилә Әх-мәтшина безне шундый хатын-кызларның берсе Фәнирә Карагулова белән таныштырды. Аңа 60 яшь. Техникумнан соң ул колхозда бухгалтер, аннары утыз елга якын авыл Советында эшләр белән идарә итүче булып эшләгән. Тормыш иптәше Салих Зөфәр улы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алты оныкларын карарга булышалар. Бер минут та эшсез тормыйлар: Карагуловларның хуҗалыгы зур. Мал-туар, күпләп каз асрыйлар, бакчаларында үскән уңышка карап көнләшергә була.

Фәнирә Сәетгали кы-зының яраткан шөгыле – балык тоту. Җай килеп чыгу белән кармагын ала да Дим буена төшеп китә. Балык тоту аның өчен юаныч, чөнки су тавышы фикерләрне тәртипкә салырга ярдәм итә, елга янында үзеңне тыныч хис итәсең.

– Соңыннан үкенмәс өчен, тормыштан тәм табып, һәр көнгә шатланып яшәргә кирәк, дип уйлыйм, – ди Фәнирә Карагулова.

 

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: