Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
23 август 2023, 12:06

Үзләрен чын туристлар итеп хис иттеләр

Чишмә районының инвалидлар җәмгыяте «Чикләрсез туризм» проекты буенча чираттагы тапкыр өч көнгә табигатькә чыгу оештырды.

Үзләрен чын туристлар итеп хис иттеләр
Үзләрен чын туристлар итеп хис иттеләр

Ниятләнгән алты туристик сәяхәтнең бишенчесе Акзират күле буенда узды. Бу юлы сәфәрдә приютта яшәүче һәм мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

– Безне килү белән лагерь ясарга, палаткалар корырга өйрәттеләр. Ризык әзерләргә булыштык, бергәләп шашлык кыздырдык. Җәядән атарга, киләчәктә юнәлеш табу өчен компас кулланырга, шулай ук аркан белән төеннәр бәйләргә, поход шартларында учак кабызырга һәм эчәр өчен су табарга өйрәндек. Безнең өчен боларның барысы да бик кызыклы, – дип сөйләде унөч яшьлек Диана Байкова.

Мәш килеп саф һавада уйнаган, су коенган, көймәдә йөзгән һәм башка төрле күңелле шөгыльләр тапкан балаларның тиз арада тамаклары ачты. Уңайлы поход ашханәсендә аларны туризм буенча инструктор Мансур Дәүләтшин учакта әзерләгән тәмле аш көтте. 

Искәртеп узабыз, балалар һәм инвалидлар өчен палаткалар Рәсәй президенты гранты фондының «Чикләрсез туризм» проекты хисабына сатып алынган.  Алар тамбурга коляска белән керерлек итеп эшләнгән. Шулай ук матраслар, йоклау өчен капчыклар, коткару жилетлары, көймәләр һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алынган.

– Үзебез белән биш бала алып килдек, иң бәләкәйсен генә алмадык, чөнки аңа нибары өч яшь. Мондый походта тәү тапкыр катнашабыз. Елга буенда күңелле, көн җылы, кәефләр күтәренке. Балалар өчен тагын нәрсә кирәк? Бу тәэссоратлар аларның күңелендә озак сакланыр, дип уйлыйм. Кешеләр белән аралашу файдага гына, бу сәфәр комплекслы реабилитация эшенең төп этапларының берсе, – ди Чишмә приюты мөдире Елена Емец.

Туристик сәфәр үсмерләр өчен мавыктыргыч вакыйгага әйләнгән. Алар үзләрен чын туристлар итеп хис иткәннәр һәм киләчәктә тормышта ярап куячак бик күп файдалы мәгълүматлар турында белгән-нәр.

– Август ахырында өлкәннәр һәм яшьләр өчен оештырылачак тагын бер сәфәргә чыгасыбыз калды, – диде «Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте» республика оешмасының Чишмә районы бүлеге рәисе Эльза Янабаева.

Үзләрен чын туристлар итеп хис иттеләр
Үзләрен чын туристлар итеп хис иттеләр
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: