Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 август 2023, 12:03

Ишарәләр телендә аралашу

Волонтерлар хәрәкәте активисты Румия Байкова районның яшьләр үзәге волонтерлары һәм яшь гвардиячеләре өчен ишарәләр телен өйрәнү буенча осталык классы үткәрде.

Ишарәләр телендә аралашу
Ишарәләр телендә аралашу

Румия кызларны кайбер ишарәләр белән сөйләшергә өйрәтте, хәзер алар кирәк булганда ишетмәүче әңгәмәдәшенә сәлам бирә, үзе белән таныштыра, ярдәм тәкъдим итә һәм сораулар бирә алачак.

Ул үзе ишарәләр телен сурдлимпиячеләрнең (ишетмәүче спортчыларның) «Без бергә. Спорт» уеннарында катнашу өчен махсус өйрәнгән. Румия бу тәҗрибә турында менә нәрсәләр сөйләде:

– Мин добро.ру платформасында теркәлдем һәм аның аша спорт волонтерлыгы үзәге исеменнән җәй көннәрендә үтәчәк «Без бергә. Спорт» сурдлимпия уеннарында катнашуга гариза бирдем. «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында ишарәләр телен өйрәндем. Әлеге проектта катнашуым аркасында хәзер начар ишетүче һәм саңгырау кешеләр белән аралашырга ярдәм итүче төп ишарәләрне беләм. Уеннар вакытында «Астра» спорт комплексында волонтер булып эшләдем, Петербург, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләреннән дүрт саңгырау волонтердан торган командага җитәкчелек итеп, алган белемнәремне практикада куллана алдым, ишетү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу тәҗрибәмне арттырдым.

Ишарәләр телендә аралашу
Ишарәләр телендә аралашу
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: