Чишмэ
+9 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
18 Августа 2023, 08:19

Якупов кортлары бал спасын умартада каршы алган

14 августта Рәсәйдә Бал спасы билгеләп үтелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Якупов кортлары бал спасын умартада каршы алганЯкупов кортлары бал спасын умартада каршы алган
Якупов кортлары бал спасын умартада каршы алган

Без узган елда язган умартачыбыз турында искә алып, аның умарталыгында эшләр барышы белән кызыксындык.

Шөнгәккүл авылыннан умартачы Илмир Якуповның ярдәмчеләре дә үсеп җиткән икән инде.

– Даниэль быел бал аертканда кәрәзләрне кырып торды. Бер көнне умарталыкта икәү генә булдык. Барысы да эштәләр иде. Улым миннән калышмады, тырышты, – дип горурланып сөйләде ул биш яшьлек улы турында.

Төпчек кызлары Эвелина да әтисенең эше белән кызыксына. Якуповлар гаиләсендә умартачылык – гаилә шөгыле.

– Быел юкә чәчкә атканда умарталарны Архангель районы урманнарына алып бардык. Аннан соң, чәчәк балы җыю өчен үзебезнең авылдагы болынлыкка куйдык. Быел бал, үткән ел белән чагыштырганда, азрак. Хәзер инде кортларның бал җыю чоры тәмамланды, – ди Илмир.

Якупов кортлары бал спасын умартада каршы алган
Якупов кортлары бал спасын умартада каршы алган
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас