Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 август 2023, 12:07

Авылдашлар бәйрәме гөрләп үтте

Түбән Тирмә авылында шушы көннәрдә якташлар өчен әһәмиятле булган «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме булып узды.

Авылдашлар бәйрәме гөрләп үтте
Авылдашлар бәйрәме гөрләп үтте

Бәйрәмне оештыручы һәм халыкны әлеге чарага илһамландыручы – тумышы белән бу авылдан булган Таһир Мансуров. Халык аның тәкъдимен кабул итә һәм күтәренкелек белән чарага әзерләнә башлый.

Слак елгасы буенда тирмәләр корылган, Гүзәл Улямаева һәм Фәнис Мансуров тырышлыгы белән матур итеп бизәлгән зур баннерлар – Улямаевлар һәм Мансуровлар нәселе шәҗәрәләре, фотосурәтләр белән альбомнар урнаштырыла, бәйрәм өстәлен әзерләүдә актив катнашкан Роза Мансурованың кул эшләре урын алган.  

Зур казаннар янында иртәдән үк халык кайнаша – авылдашларны һәм кайткан кунакларны сыйлау өчен тәмле пылау пешә.

Чараны алып баручы Лилия Гайнанова авылның борынгыдан килгән гореф-гадәтләр белән яшәвен билгеләп үтте, актив катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев үзенең чыгышында Түбән Тирмә авылы хезмәт сөючән, уңган халкы һәм хезмәткәрләре тырышлыгы белән бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы торак пунктларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте. Чишмә районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Илмир Хәкимов, җыелганнарны бәйрәм белән котлап, авылның районда һәм республикада гына түгел, ә Евразиянең күчмә цивилизацияләр музеен булдыру нәтиҗәсендә дөнья күләмендәге мәдәни киңлектә дә игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте һәм район хакимияте исеменнән авылга триммер бүләк итте.

Үрнәк йортларның хуҗалары – Дусәевлар, Исаевлар һәм Кирәевларга бүләкләр һәм табличкалар тапшырылды. Авыл өлкәннәре дә бүләкләр алдылар. Шулай ук Лилия һәм Фәзил Улямаевлар, Салиха һәм Фәзил Мансуровлар, Фәнзилә һәм Расих Улимаевлар, Рәсилә һәм Тимерҗан Кирәевлар, Флүрә һәм Фәһим Мансуровлар 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәүләре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Күп балалы әниләр турында да онытмадылар. Үзешчән сәнгать эшчәнлегендә актив катнашучылар да бүләкләнде.

Тантаналы чара тәмамланганнан соң район Мәдәният сарае артистлары, авыл Мәдәният йортының үзешчән сәнгатендә катнашучылар чыгыш ясады, халык та читтә калмады.

Чарада күптәннән күрешмәгән, туган җирләреннән еракта яшәгән авылдашлар очрашты. Елмаеп-көлеп, шатлык күз яшьләре белән үткән яшьлекләрен, шук балачакларын искә алдылар.

Кечкенә кунаклар өчен уен мәйданчыгы оештырылды, анда төрле бәйгеләр һәм күңелле уеннар үткәрелде.

Төшке ашка тәмле пылау да пешеп җитте, табигать кочагында корылган мул табыннар сыгылап торды.

Авылдашлар бәйрәме бик шәп үтте.

Авылдашлар бәйрәме гөрләп үтте
Авылдашлар бәйрәме гөрләп үтте
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: