Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 август 2023, 11:57

Экстремаль маҗаралар

Якташыбыз Миләүшә Михайленко 11 яшьлек кызы Аделя һәм 16 яшьлек улы Никита белән гадәти булмаган экстремаль сәяхәткә барганнар.

Экстремаль маҗаралар
Экстремаль маҗаралар

Рафтинг чишмәлеләр арасында да иң популяр спорт һәм ял итү төрләренең берсе.

Якташыбыз Миләүшә Михайленко 11 яшьлек кызы Аделя һәм 16 яшьлек улы Никита белән гадәти булмаган экстремаль сәяхәткә барганнар.

– Елгага чыккан тәүге сәяхәтебез Бөрҗән районының Мәндәгол авылыннан башланды. Без рафт (ПВХ материалыннан көймә) белән сигез чакрым юл үттек, ә тиешле урынга барып җиткәндә, сәяхәтне оештыручылар кичке аш әзерләгәннәр һәм туристлар өчен мунча якканнар иде. Таң белән уянуга безне тагын иртәнге тәмле аш көтә иде, тамак ялгап алганнан соң сәяхәтне дәвам иттек. Бу көнне 20 чакрым юл үтәргә туры килде, – дип сөйләде Миләүшә.

Алар елга буйлап йөзгәндә риваятьләрдә телгә алынган, ирләрен сугышка озатып басып калган Җиде сеңел кыясы, шулай ук 1160 метр озынлыктагы Әкият мәгарәсе яныннан үткәннәр.

– Тур өч көн дәвам итте. Инструктор безгә юлда очраган истәлекле урыннар турында сөйләде. Тагын бер тапкыр барыр идегезме, дисезме? Әлбәттә, барачакбыз! – дип җавап бирде Миләүшә.

Ул башка шәһәрләрдән дә килеп рафтта йөзүчеләрнең күп булуына гаҗәпләнүе турында сөйләде. Алар анда Татарстаннан, Екатеринбургтан, Чиләбедән һәм Оренбургтан килгән ял итүчеләрне очратканнар. 

– Иртән Шүлгәнташ мәгарәсенә һәм музей комплексына экскурсиягә бардык. Анда безне гид каршы алды, ул сөйләгәндә тулысынча тарихка кадәрге чор вакыйгалары күз алдына килде. Без палеолит (таш гасыр) чорында төрле кыяларда ясалган рәсемнәр, шулай ук сталактит һәм сталагмит булып оешкан тау токымнарын күрдек, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Никита Михайленко.

Экстремаль маҗаралар
Экстремаль маҗаралар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: