Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Музей кунаклары: дәвамы бар

Чишмәгә республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән музей хезмәткәрләре килде.

Музей кунаклары: дәвамы бар
Музей кунаклары: дәвамы бар

Чишмәгә республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән музей хезмәткәрләре килде.

Кунакларны, гадәттәгечә, икмәк-тоз, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Безнең Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, лекторлар сыйфатында чыгыш ясап, алар өчен кызыклы программа әзерләделәр. Экскурсовод Дарья Зарипова хезмәттәшләренә район тарихы, мәдәнияте һәм Чишмә халкының казанышлары турында сөйли-сөйли заллар һәм экспозицияләр буйлап йөртте, бүлек мөдире Эльвера Мостаҗәпова лекция укыды. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина курчак ясау үзенчәлекләре белән таныштырды, бу зур кызыксыну уятты.

Татьяна Хәбибуллинаның күргәзмәсе аеруча кызыксындырды. Мин сәнгать галереясендә эшлим, анда якынча шундый ысул белән ясалган курчаклар бар. Әмма аның эшләре кызыклырак, катлаулырак һәм һәрберсе ниндидер мәгънәгә ия. Балаларга да, өлкәннәргә дә аларны карау гына түгел, ә үз кулларың белән эшләү кызыклы. Матур образлар аша шулай ук мәдәни тәрбия бирелә. Хезмәттәшлек турында да фикер алыштык. Безнең музейда башка шәһәрләрдән килгән күргәзмәләр куела. Татьянаның кул эшләрен дә үзебезнең музейда, сәнгать галереясендә күрергә өметләнәбез, – дип планнары белән уртаклашты Бәләбәй сәнгать галереясенең лектор-экскурсоводы Оксана Алексеева.

Аның хезмәттәше, Бәләбәй тарих-туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Галина Кузнецова да кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде, безнең музей һәм, гомумән, Чишмә районы турында сокланып сөйләде.

Экскурсиянең гамәли өлеше Хөсәенбәк һәм Турахан кәшәнәләрендә, поселокның Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетендә, Изге Успение гыйбадәтханәсендә һәм «Җиңү» паркында дәвам итте.

Музей кунаклары: дәвамы бар
Музей кунаклары: дәвамы бар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: