Чишмэ
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Җәй айлары якты истәлекләр калдырыр

Чишмә поселогының «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә узган ялларда Ай кыяларында экскурсиядә, шулай ук Идрис мәгарәсендә булганнар.

Җәй айлары якты истәлекләр калдырыр
Җәй айлары якты истәлекләр калдырыр

Биек таулар түбәсенә менү, сихри шарлавыклар янына сәяхәткә бару якташларыбыз хәтерендә озак вакытка якты истәлекләр калдырыр.

Чишмә поселогының «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә узган ялларда Ай кыяларында экскурсиядә, шулай ук Идрис мәгарәсендә булганнар.

Без компания белән Салават районына бардык. Юрүзән елгасының сул як ярына чыктык, аста гөрләп елга агып ята, ә мәгарә тауның башында ук урнашкан. Мавыктыргыч күренешләргә күз салу һәм фотога төшерү өчен өскә күтәрелергә кирәк. Безне Уралның куе урманнары һәм якынча 300 миллион еллык кыялары гаҗәпкә калдырды. Бу соклангыч урыннарга барып, күкрәк тутырып ылыс исе аңкып торган чиста һава суладык, бар матурлыкларның әйләнә-тирәбездә генә булуына сокландык, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Гөлүзә Хаҗиева.

Чишмәдә яшәүче Кристина Кирсанова да мавыктыргыч ялга бару тарихы белән уртаклашты. Ул шушы көннәрдә Уфадан бер төркем туристлар белән республиканың Белорет районындагы атаклы Атыш шарлавыгында булып кайткан.

Су бик салкын булуга карамастан, егетләрнең берсе коенып чыгарга батырчылык итте, башкалар истәлеккә фотога гына төшерделәр. Шарлавыктан бераз югарырак күпләргә Аю мәгарәсе буларак билгеле булган мәгарә урнашкан, аңа бик җиңел генә менеп җиттек. Кире кайтканда безне тәмле милли аш: сарык итеннән учакта пешкән бишбармак, каймак, корот һәм бал белән хуш исле чәй көтә иде. Бу маршрутны юкка гына сайламадым. Мин анда соңгы тапкыр 15 ел элек булган идем. Мәктәп елларындагы хатирәләремнең күбесе бу урын белән бәйле. Без еш кына сыйныф белән походларга йөри һәм җәй саен икешәр атна тауларда яши идек, – дип истәлекләре белән уртаклашты турист.

Җәй айлары якты истәлекләр калдырыр
Җәй айлары якты истәлекләр калдырыр
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: