Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ефәк күбәләгенә каршы ничек көрәшергә?

Быел агачларның июньдә үк көз айларындагы кебек яфраксыз калуына сәбәпче булган ефәк кортлары канат чыгарды һәм бөтен район күбәләкләр белән тулды. Алар белән ничек көрәшеп була соң?

Ефәк күбәләгенә каршы ничек көрәшергә?
Ефәк күбәләгенә каршы ничек көрәшергә?

Быел агачларның июньдә үк көз айларындагы кебек яфраксыз калуына сәбәпче булган ефәк кортлары канат чыгарды һәм бөтен район күбәләкләр белән тулды.

Алар белән ничек көрәшеп була соң? Әлеге сорау белән без Чишмә участогы урманчысы Илгиз Нургалиевка мөрәҗәгать иттек:

Үз бакчагыздагы корткычларга каршы механик юл белән көрәшә: кортларны, күбәләкләрне җыя аласыз, ә көзгә таба алар агач кәүсәсе төбенә йомырка салгач, иң нәтиҗәле һәм гади ысул кулланып – сытып, котылырга мөмкин, – дип аңлатты ул. Ләкин мин сездә ялган өметләр уятырга теләмим. Бакчагыздагы агачларга ниндидер агулы препаратлар сиптерсәгез дә, корткычлардан тулысынча котылып булмас. Чөнки аларның күбесе урманнардагы агачларда кышлап чыгачак.

Ефәк күбәләгенең киләсе елда күпме булачагы урманнарның ничек эшкәртелүенә бәйле.

Ә аларның йомыркаларын ничек танып була соң? Башта алар алсу була, вакыт узу белән күксел төскә керә. Түгәрәк йомырка өемнәре инә ефәк күбәләгенең саргылт-көрән төкләре белән капланган була. Ул йомыркаларны салкыннан саклый һәм ышыклап каплап тора.

 

Ефәк күбәләгенә каршы ничек көрәшергә?
Ефәк күбәләгенә каршы ничек көрәшергә?
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: