Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә суы шифа бирә күңелемә

Безнең Чувалкип авылында халык бик яраткан Мәзин чишмәсе дә ташлар арасыннан ургып чыга һәм күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Үзенең көмештәй саф сулары белән сөендереп ага да ага.

Чишмә суы шифа бирә күңелемә
Чишмә суы шифа бирә күңелемә

Көмештәй саф сулы, тәнгә һәм җанга сихәт бирүче чишмәләр һәр авылда бар диярлек.

Алар табигатебезнең төрле җирләреннән, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме, аларда ниндидер серлелек бар сыман. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирә. Шул чишмәләр янында басып торганда күңелгә шундый рәхәт, барлык борчулы уйлар онытылган кебек була. 

Безнең Чувалкип авылында халык бик яраткан Мәзин чишмәсе дә ташлар арасыннан ургып чыга һәм күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Үзенең көмештәй саф сулары белән сөендереп ага да ага. Суы бик салкын, йомшак, тәмле, файдалы һәм шифалы да. Җәйге челләдә йотлыгып эчсәң дә, салкын тими! Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була.

Тумышы белән авылдан булган, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен исенә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, балачактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләре тарта.

Чувалкип авылында туып үскән, Мәзин чишмәсеннән су ташып эчкән, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яшәүче Мәрьям Акбердинаның аңа багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Авылымның Мәзин чишмәсе

Мәзин чишмәм, челтер-челтер килеп,

Актың моңнар сибеп ярыңа.

Көмеш суың эчеп, серләремне чишеп

Үстем бит мин туган авылымда.

Биек яр астыннан ярсып чыккан

Колагымда шаулый суларың.

Мәзин чишмәм, сиңа суга барган

Күз алдымда тайгак сукмагың.

Тәмле, салкын суларыңны эчтем

Кулларымның учын тутырып.

Күңелемдәге моң һәм хисләремне

Сөйли идем яныңа утырып.

Мәзин чишмәм – яшьлегем чишмәсе,

Оныта алмыйм моңлы агышыңны.

Сиңа атап җырларымны яздым,

Моңнарыңа кушып сагышымны.

Йөрәгемә дәва булды синең

Көмеш тамчы салкын суларың.

Җаным тыныч түгел һаман минем –

Күңелемдә ярсый моңнарың.

Фото: culture.ru

Чишмә суы шифа бирә күңелемә
Чишмә суы шифа бирә күңелемә
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас: