Чишмэ
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«Рен-ТВ» Чишмәдә кунакта

Безнең район туристларның игътибарын җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе булып тора. 11 июльдә сәяхәтче һәм «Рен-ТВ» телеканалның «Искиткеч кызыклы хәлләр» тапшыруын алып баручы белән көтелмәгән очрашу булды.

«Рен-ТВ» Чишмәдә кунакта
«Рен-ТВ» Чишмәдә кунакта

Безнең район туристларның игътибарын җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе булып тора.

11 июльдә сәяхәтче һәм «Рен-ТВ» телеканалның «Искиткеч кызыклы хәлләр» тапшыруын алып баручы белән көтелмәгән очрашу булды. Рәсәйнең иң популяр travel-блогеры Сергей Доля Чишмә районына килде. Очрашу барышында билгеләп үтүенчә, ул Турахан кәшәнәсен үз күзләре белән күрергә теләгән. Сәяхәтче 125 илдә булган һәм аны бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмас кебек. Турахан кәшәнәсе белән бәйле бик күп риваятьләр яшеренгән «кечкенә Үрге Тирмә җире» аның маршрутының 126нчы ноктасы дип саналачак. Ул сәяхәткә чыгу турында барысын да белә, чөнки планетаның төрле серле һәм кызыклы урыннарында булганы бар.

Ә без – Үрге Тирмә авылының китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре сәяхәтченең белемнәрен тулыландырдык, аңа чын вакыйгаларга нигезләнгән, үзенчәлекле һәм тарихи һәйкәлебез белән бәйле кызыклы риваятьләр турында сөйләдек.

Тиздән Сергей Доля ярдәмендә җир йөзендәге борынгы архитектура корылмасы, республиканың иң матур төбәгендә – Үрге Тирмә авылында урнашкан Турахан кәшәнәсе турында бөтен дөнья беләчәк.

Флорида Байкова, Үрге Тирмә Мәдәният йорты мөдире

«Рен-ТВ» Чишмәдә кунакта
«Рен-ТВ» Чишмәдә кунакта
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: