Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

50 елдан соң очрашу

Иске Муса мәктәбен тәмамлаучылар 50 елдан соң Чишмәдә очраштылар. Аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, хөрмәткә лаеклы кешеләр.

50 елдан соң очрашу
50 елдан соң очрашу

Халидә Юнысова һәм Фәридә Кадыйрова гомер буе бухгалтерлар, Әнвәр Зарипов нефтьче булып, Фәния Шакирова «Ленин юлы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләгән, Рәзит Төхвәтуллин башта мәктәптә, аннары университетта укыткан. Зөһрә Шәрипова һәм Талига Каюмова – кадрлар бүлеге инспекторлары, Зөһрә Богданова – сатучы, Зөһрә Әхмәтҗанова – Уфада аш-су остасы, ә Оборона министрлыгының хезмәт ветераны Нурия Абдрахманова Самарада хәрби госпитальдә эшләгән.

Хәзерге көндә барысы да лаеклы ялда. Әмма, өлкән яшьтә булуларына карамастан, бу көнне алар үзләрен яшь итеп хис иттеләр, елмайдылар-көлделәр, җырлашып, күңелләре булганчы сөйләшеп утырдылар. Фәния Насретдинова һәм Хәлидә Әхмәтвәлиева үзләре язган шигырьләрен укыдылар.

Бу көнне алар үзләренә белем биргән мөгаллимнәрне, аеруча беренче укытучыларын хөрмәтләп, җылы сүзләр белән искә алдылар, 67 яшьлек укучыларының очрашуга чакыруын шатланып кабул иткән физкультура укытучысы Мидхәт Исмәгыйлевкә рәхмәт белдерделәр.

Исегездәме, 1963 елда без, 36 беренче сыйныф укучысы – 20 кыз һәм 16 малай, беренче тапкыр Иске Муса авылының җидееллык мәктәбе ишекләрен ачып кердек. Безне беренче укытучыбыз Фәзулла Кәрим улы Халиков каршы алды, – дип балачак елларын искә төшерде РФ халык мәгарифе отличнигы Зөһрә Шәрипова.

1908 елгы Фәзулла Кәрим улы Бөек Ватан сугышы ветераны була. Фронтта бер кулын һәм аягын югалтуына карамастан, оста итеп гармунда уйный, укучыларын походларга һәм экскурсияләргә алып бара.

Бишенче сыйныфка күчкәч, безнең мәктәп урта мәктәпкә әйләнде, яңа бина төзелде. Күрше авыллардагы балалар да килеп укый башладылар. Ике параллель сыйныф булды. Мәктәпне 1973 елда 42 укучы тәмамладык, – дип хатирәләре белән уртаклашты Рифкать Шәйморатов.

Ул елларда бер сыйныфта белем алган Бәкәй, Ибраһим, Новокиевка, Абрай һәм Кызылгы авыллары укучылары – классташлар гомер буе дуслык һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләрне саклап, бер-берсе белән аралашып яшиләр.

50 елдан соң очрашу
50 елдан соң очрашу
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: