Новотроицкий авыл Советы биләмәсенең Яңа Муса авылы халкы һәм кунакка кайтучылар чәчү эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмгә җыелдылар.
Авыл янындагы акланда сәүдә итү, халык уеннары, ярышлар үткәрү өчен мәйданчыклар оештырылды, ә сәхнәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Новотроицкий мәктәбе укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм Уфаның «Нур» театры артистлары чыгыш ясады.
– Күп гасырлар элек ата-бабаларыбыз да сабантуйлар үткәргәннәр. Алар безгә калдырган матур һәм күркәм йолаларны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга тиешбез. Сезгә бары тик яхшылыклар һәм тынычлык телим, – диде район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов.
Ул шулай ук басу хезмәтчәннәрен – механизаторлар Илдус Шәймөхәммәтов, Альберт Хәмитов һәм Мәҗит Хамматовны авыл хуҗалыгы идарәлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләде.
– Элегрәк сабан бәйрәме барлык авылларда да үтә иде. Анда басу алдынгыларын хөрмәтлиләр, төрле уеннар, бәйгеләр үткәрәләр иде. Бүгенге бәйрәм шул матур гореф-гадәтнең дәвамы булып тора. Үзем һәм барлык халык исеменнән бәйрәмне оештыручы авылдашыбыз Айдар Каюмовка рәхмәт белдерәсем килә. Аның картәтисе Гиндулла Газизуллин җаваплы вазифаларда эшләде, авылда хөрмәтле кеше булды, – диде эшкуар Фларит Гаймалетдинов.
Чараның иганәчесе авылдашлары алдында чыгыш ясап, әлеге матур бәйрәмне туганнары истәлегенә багышлавын әйтте.
– Сабантуй күңелгә хуш килде. Милли көрәштә һәм башка күп кенә ярышларда катнаштык. Ә бер көн алдан авыл урамнары буйлап сабантуйга бүләкләр җыеп йөрдек, – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар яшь яңамусалылар Родион Нигъмәтҗанов, Динислам Исхаков һәм Эмиль Гыймранов.
Бәйрәм күңел күтәренкелеге, аралашу шатлыгы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт һәм хөрмәт хисе бүләк итте.