Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Үткәннәр турында хатирә – киләчәк өчен

Дурас авылының борынгы тегермәне янында берничә корылма – үрдерелгән ашлык тарттыру өчен ике катлы таш бина, иген тарттырырга килеп куна калучылар өчен кечкенә йорт һәм 19нчы гасыр индустриясе механизмнары элементлары белән иске тегермән сакланып калган.

Үткәннәр турында хатирә – киләчәк өчен
Үткәннәр турында хатирә – киләчәк өчен

Дурас авылының модельле китапханәсе редакциягә җибәргән материалларны өйрәнгәндә бик күп кызыклы мәгълүмат белдек һәм аны укучыларыбыз белән дә уртаклашырга булдык.

19нчы гасыр ахырында Калинов дигән бер бай гына кеше Дим елгасында су тегермәне төзергә уйлый, тегермән салу өчен бура китереп утырта. Ләкин буа төзегәндә ул бөлгенлеккә төшә һәм акылдан яза. Тынгысыз елга янә иркенләп ага башлый. Шуннан соң бу урынга өч бертуган – алпавыт Бушмариннар тегермән салырга карар итә.  Карагайдан буралган тегермән бурасы ниндидер сыекча белән череккә һәм агач кортларына каршы эшкәртелә. Бинаның безнең көннәргә кадәр саклануы шуңа бәйледер дә, мөгаен.

Тегермән 1892 ел ахырында төзелгән, ә 1904 елда бертуганнар тагын бер таш бина, складлар, ашлык киптергеч төзегәннәр. Бу төзелештә якын-тирә авыллардан килгән крестьяннар, тәүлегенә унбиш сәгать буена тир түгеп, хезмәт хакына 15-20 тиен акча алып эшләгәннәр. Ләкин ул вакытта бу зур акча саналган. Ярты тиенгә бер әчмуха чәй, бер бәйләм криндел һәм 400 грамм шикәр сатып алып булган.

Әлеге тегермән белән немец Готте да кызыксына. Ул Шөнгәккүлдә ашлык саклау өчен складлар сала һәм тимер юл төзелешен башлый. Ләкин Бушмариннарның тегермәне 1911 елда яна. Аны дүрт елдан соң туганнарның берсе – Федор яңадан төзи, әмма революция аның барлык планнарын юкка чыгара. Бушмарин, эшләрнең кая таба баруын сизгәч, кача. Тегермән дәүләт кулына күчә һәм элеккечә тулы куәткә эшли башлый.

Сугыштан соңгы елларда он тарттыру эшенә Дурас авылында яшәүче Алексей Мельников җитәкчелек итә, халык аны тыйнак һәм җаваплы җитәкче буларак искә ала. Директор булып эшләгәндә ул барлык биналарны ремонтлый, ярма яру эшен торгыза, ашлык үрдереп тарттыру цехын җайга сала. Тирмәннең даны тирә-юньгә тарала, биредә өч смена эшли, сыйфатлы он тарттырыла, тәүлек эчендә 25 тоннага кадәр ашлык эшкәртелә. Ашлык исә Дим елгасының икенче ярыннан асылмалы вагончыклар белән бу як ярга чыгарыла һәм ул су тәгәрмәне ярдәмендә хәрәкәткә китерелә.

Шулай ук төрле сорт он тарттыру технологияләре кулланыла. Моның өчен хезмәткәрләрне квалификация күтәрү курсларында укыталар. Бирегә Чишмәдән генә түгел, шулай ук Әлшәй, Благовар, Бүздәк, Бузаяз, Дәүләкән, Кырмыскалы районнарыннан да тегермәндә ашлык тарттырырга киләләр.

Су тегермәне Дурас һәм Яңа Ябалаклы авыллары өчен электр энергиясе белән тәэмин итә. 1962 елда аны сәнәгать максатларында куллана башлыйлар. Моннан тыш, биредә көнбагыш мае җитештерү, йоннан киез сугу цехлары эшли.

– Мондый биналарның, борынгы һәйкәлләрнең җимерелүе бик кызганыч. Мин кечкенә чакта әти анда тегермәнче булып эшләде, аңа төшке аш илтә идем. Хатирәләрем бик күп. Көймәләр белән кичү урынын хәтерлим, тегермәннең иң өске катындагы тәрәзә төбендә күгәрченнәр бала чыгара иде. Тегермәннең эшләвен хәтерләүчеләр елдан-ел кими бара. Әлбәттә, бу тарихи комплексны торгызырга, яки калганын булса да саклап калырга кирәк, – ди Гайшә Гобәйдуллина.

Кызганычка каршы, иске тегермәннең бик күп әйберләрен ватып-җимереп бетергәннәр, агач корылмаларның бер өлеше вакыт узу белән тузган.

Үткәннәр турында хатирә – киләчәк өчен
Үткәннәр турында хатирә – киләчәк өчен
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: