Ул Троица атнасында, бакчага яшелчәләр утыртылып беткәч билгеләп үтелә.
Борынгы заманнарда мордва крестьяннары бергә җыелып, җылы һәм яңгырлы көннәр, мул уңыш, халыкка сәламәтлек, мал-туарның үрчүен, иминлек сорап дога кылганнар.
– Без бу бәйрәмне балалар мәдәниятебезне, борынгы йолаларыбызны белсен, туган телебезне
онытмасын, мордва халкының җырларын тыңласын өчен үткәрергә булдык. Бу очрашу элекке гореф-гадәтләребезне яңадан торгызырга ярдәм итәр, дип уйлыйм, чөнки әлеге авыр заманнарда без бергә булырга тиешбез. Халык мирасы безне көчлерәк итә, – диде Енгалыш мәктәбе директоры, мордва теле укытучысы Елена Яковлева.
Борынгы заманнардагы кебек, әби-бабайлар, яшүсмерләр һәм балалар кырга чыгып, мордваларда изге агач саналган матур каен янына җыелышканнар. Ир-егетләр учак якканнар, хатын-кызлар кырга чыкканнарның барысын да милли ризыклары булган чумар ашы – бабань салмат пешереп сыйлаганнар, сөйләшеп утырганнар. «Умарина» фольклор ансамбле башкаруында «Эх, эрзянка!» һәм башка мордва җырлары яңгыраган.